Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кече Урыссу авылында яшәүче сугыш ветераны Мәгъдәнур ага Йосыпов өр-яңа фатир иясе булды

Гомере буе Кече Урыссу авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Мәгъдәнур ага Йосыпов агымдагы елның кояшлы май аенда өр-яңа фатир иясе булды.

Бөек Ватан сугышында катнашучыларның, аларның гаиләләренең торак шартларын яхшырту программасын гамәлгә керткән Илбашлыгы Владимир Путин, ветераннар мәнфәгатьләрен кайгыртып эшләүче җөмһүриятебез Президенты Рөстәм Миңнеханов, һәрдаим өлкәннәрнең тормыш шартлары белән кызыксынып торучы, мөмкинлектән чыгып ярдәм кулы сузучы район башлыгы Рөстәм Нуриев, социаль яклау бүлеге начальнигы Кәшиф Вәлиев хезмәтләреннән бик канәгать һәм рәхмәтле булуын хәбәр итеп, 89 яшьлек сугыш инвалиды редакциягә хат юллаган.

- Республикада Бөек Җиңүнең 70 еллыгын уздыруга хәзерлек 2013 елда ук башланды: сугышта катнашучыларга һәм инвалидларга предприятие, оешма җитәкчеләре, волонтерлар, социаль яклау бүлеге белгечләре беркетелде. Һәм, әйтергә кирәк, аларның шактые үз ветераннары янында булалар, аралашалар, аларга яшәү шартларын тагын да уңайлырак итү юнәлешендә ярдәм кулы сузалар. Әйтик, Урыссу химия заводы вәкиле Николай Лукин үзенә беркетелгән Гайнанша Хәсәншинны туган көне белән котлап, кыйммәтле бүләк тапшырды. Иске Каразирек авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев үз канаты астына алган Мөгаллим Мәхмүтовның канализация системасын рәткә салды. Агымдагы елның беренче маена кадәр ветераннар яши торган шартларны чагылдыручы социаль паспортлар тутыру максатында без аларның барысын да йөреп чыктык. Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидлар яхшы социаль-көнкүреш шартларда яшиләр, шул исәптән 24 ветеран балалары, туганнары янәшәсендә гомер кичерсә, ялгыз яшәүче ветераннар да балалары, оныклары кайгыртуын тоеп яши. Алар тормышка зарланмыйлар. Тик торакларда тудырылган уңайлы яшәү шартлары гына кешеләр бирә торган җылылыкны, игътибарны алмаштыра алмый. Өлкәннәребезгә аралашу җитми, - дип сөйли район социаль яклау бүлеге начальнигы Кәшиф Вәлиев.

Агымдагы елның беренче ярты еллыгында бер йөздән артык ветеранның йортына барып хезмәт күрсәтелгән. Сугышта катнашучылар һәм инвалидлар республика исемлегендә каралган гарантияле социаль уңайлыклардан бушлай файдаланалар. Ветераннарны мәктәп балалары да шефлыкка алды. Укучылыр аларның йорт-җирләрен тәртиптә тотарга ярдәм итсәләр, волонтерлар язын бакчаларын казып, түтәлләр ясап бирделәр, көзен исә алар уңышны җыеп, урнаштыруда да ярдәм итәргә әзер торалар, дип билгеләп узды Вәлиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев