Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кече Урыссу балалар бакчасында сыерчык оялары ясауга бәйге оештырганнар

Әйе, кошларның туган якларыбызга кайтыр вакытлары да җитте. Ләкин агач башларында яңа оялар гына сирәк күренеш.

Берничә ел элек иртән ишегалдына чыксам, бер төркем сыерчыклар очып килгән. Берничәсе антеннага, сарай түбәләренә утырды, ә калганнары тиз-тиз генә түбә һәм агачлар тирәсендә очып, нәрсәдер эзләделәр дә, бөтенесе дәррәү кузгалып авылның икенче ягына очып киттеләр. Кошкайларның, күрәсең, җылы яктан кайтып, оя эзләүләре булгандыр. Сыерчыклар безгә үпкәләп китеп барганнардыр кебек тоелды. Бу вакыйганы искә төшергәч, тәрбиячебез Зилә Әмирҗан кызы: "Әйдәгез, сыерчык оялары ясауга бәйге оештырабыз", - диде.

Менә шулай итеп, март башында Кече Урыссу балалар бакчасында бәйге игълан ителде. Әтиләр һәм бабайларга бик рәхмәтлебез: алар бик тырышты һәм без бакчабыз тирәсендәге агачларга булышчыларыбыз ярдәмендә тугыз сыерчык оясы элеп куйдык. Ә безнең балалар өчен бу бик зур вакыйга булды: кемдер ояны ничек ясаганын, кемдер әтисенең ничек итеп ояны биеккә куйганын, кемдер үзенең оясының иң матуры булуын сөйләде. Ә алда әле безнең эзләнү эшенең иң зурысы тора: кемнең оясына иң беренче сыерчык кунар һәм кайчан?

Кечкенә дусларыбыз, безнең бәйгегә кызыктыгызмы? Әле вакыт бар, әйдәгез, сез дә җырчы кошларыбызга оя ясарга ашыгыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев