Кече Урыссу мәктәбе укучылары ветераннарга шефлык ярдәме күрсәтә
Кече Урыссу мәктәбе тәрбияләнүчеләре өчен сугыш һәм хезмәт ветераннарына көчләреннән килгәнчә шефлык ярдәме күрсәтү традициягә әверелгән.
Әйтик, кар күп яуган көннәрдән соң, алтынчы һәм җиденче сыйныф укучылары сугыш ветераны Мәгъдәнур Йосыповның ишегалдын кардан арындырырга булышканнар, тугызынчы сыйныф укучылары хезмәт ветераны Фәимә Хәйруллинага ярдәм иткән, сигезенче сыйныфлар - сугыш ветераны Зыя Юнысовка. Безнең өчен авыл өлкәннәренә сүздә түгел, эштә ярдәм итү әһәмиятле, дип хәбәр иттеләр мәктәптән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев