Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кече Урыссу мәктәбендә чисталык дәресе уздырылган

Кече Урыссу мәктәбенең 5-6 сыйныфлары укучылары белән "Табигать ялгышларны кичерми" дигән чисталык дәресе уздырылган.

Алсу Галиева һәм Алинә Шәмсуллина әзерләгән дәрес барышында укучылар төрле мисалларда табигать кануннары үтәлеше белән танышкан. Дәрестә катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ринат Вәдигуллин һәм Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев балаларны әйләнә-тирә мохитны сакларга өндәгән. Шулай ук әлеге мәктәпнең урта сыйныф укучылары экологик ике айлык кысаларында чишмә чистарткан. Алар чишмә тирәсен чүптән һәм былтыргы каракурадан арындырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X