Кечеурыссулылар республика көнен билгеләп үтте
Кече Урыссу мәдәният йорты хезмәткәрләре җирлек халкы өчен "Татарстан - республикам минем" дип аталган концерт программасы әзерләделәр.
Бәйрәм Татарстан Республикасы көне уңаеннан оештырылды. Үзешчән сәнгатьтә катнашучы артистлар тарафыннан шигырьләр укылды, моңлы җырлар һәм дәртле биюләр башкарылды. Шулай ук агымдагы елда уракта яхшы күрсәткечләргә ирешкән Тукай исемендәге җәмгыять басулары батырлары хөрмәтләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев