Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күңелләре белән һәрвакыт яшь

Шундый девиз астында район мәдәният йортында әбиләр бәйгесе узды.

Халыкара өлкәннәр көне кысаларында узган чара бертөрле көтелмәгәнрәк булды: район мәдәният йорты сәхнәсендә мондый чаралар булмый диярлек. Шуңа да карамастан, тамашачылар бәйгедән зур ләззәт алдылар.

Сәхнәгә чыккан биш катнашучыны өлкән яшьтә дип әйтергә тел әйләнми. Киресенчә, аларның эчке матурлыгы һәм күңел яшьлеге якты нур сибә, дип әйтәсе килә. Беренче катнашучы Любовь Макарова - тәүге карашка тыйнак һәм күзгә әлләни ташланмый торган ханым. Ләкин ул тамашачылар каршында чыгыш ясау дәвамында ачылды. Ул исә бик яхшы җырчы, тәмле итеп ашарга әзерли, оныклары өчен шактый назлы сүзләр белә икән. Икенче катнашучы - Алла Федерова. Күп санлы малай һәм кызларны олы тормыш юлына чыгарган укытучыны күпләр белә. Ул районның иҗтимагый тормышында актив катнаша. Өченче булып чыгыш ясаган Галия Вәлиева, барлык талантларына өстенә, бик яхшы биюче дә булып чыкты. Резеда Ахунова, шулай ук, иҗади кеше, йомшак күңелле әби. Ә бишенче катнашучы, Валентина Воробьева, педагогик эшчәнлеге буенча гына танылмады. Валентина Михайловна - чәчкә үстерүгә бик һәвәс. Нәкъ менә аның дизайнер осталыгы бистәбезнең чәчәк түтәллә-рендә, клумбаларда, кече архитектура формаларында күренә. Ләкин безнең Валя әбиебез яхшы шигырьләр дә яза икән. Мәсәлән, ул анага багышланган шигыре белән беркемне дә ваемсыз калдыра алмады. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, бәй-гедә катнашучылар биремнәрне җиңел үтә-деләр: оныкларын сурәт-ләп бирделәр, яраткан ашамлыкларын әзерләделәр, психологик вәзгыятьне хәл иттеләр һәм мода күрсәттеләр. Югарыда әйтелгәнчә, әбиләр үзләренең сәләтләрен ачтылар.

Шулай итеп, бәйге нәтиҗәләре. Өч буын вәкилләреннән торган кырыс жюри түбәндәге карарны чыгарды. Любовь Ивановна Макарова "Иң күңелле әби" булды. Алла Афанасьевна Федорова "Иң элегант әби" булып чыкты. Ә Резеда Сәет кызы Ахуновага "Иң энергияле әби" исеме бирелде. "Иң иҗади әби" булып Валентина Михайловна Воробьева танылды. Ә менә "Супер әби" дип жюри бертавыштан Галия Сабир кызы Вәлиеваны атады. Бәйгедә катнашучыларны "Бердәм Россия" партиясе бүлеге политсоветы секретаре урынбасары Владимир Мальцев котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйге

2
X