Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кеше булу балачактан башлана

Урыссу бистәсенең балалар паркында узган шимбә, 1 июньдә" халык күп җыелган иде: матур күлмәкләр һәм костюмнар кигән балалар, "очып йөрүче" һава дельфиннары тоткан олырак балалар алар хөрмәтенә оештырылган бәмйрәмгә, һәм әлбәттә инде, үзеңне күрсәтү мөмкинлегенә ия булуга шатландылар.

Балаларны яклау көненә багышланган чарада алар үзләре үк башкарган шаян җырлар, яңгырап торган музыка, ритмик биюләр һәм шигырьләр бәйрәмгә тагын да тантана төсмере өстәде. Балаларны, аларның ата-аналарын һәм кунакларны сәламләп башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлдания Белалова кеше булу балачактан башлана дип ассызыклады.
- Без, зурлар, үсеп килүче буын өчен тулысы белән җаваплы. Җиребез кечкенә гражданнарының йөрәкләре катмасын, тирә-яктагы иҗтимагый ситуацияләрдән ярлыланмасын өчен бик зур җаваплылык сорала, иң беренче чиратта - үз-үзеңә. Үзенә тәрбиягә калдырган балалар булырга тиеш түгел. Җәйге каникуллар вакытында районда ял һәм хезмәт лагерьлары эшләячәк, балалар мәйданчыкларында танып белү-күңел ачу чаралары оештырылачак. Бүгенге бәйрәм алда булачак озын каникулларга старт. Алар якты, матур, истә калырдай чараларга бай булсын. Күңелле ял сезгә, балалар! - дип ассызыклады Белалова.
Тантаналы рәвештә укуда аерылып торган район балаларын билгеләү узды: сәхнәгә укучылар һәм балалары өчен аз шатланмаган ата-аналар күтәрелделәр. Информацион-методик үзәк директоры Фәйрүзә Сәлимова балаларга көтеп алган бүләкләр тапшырды. Район газетасы игълан иткән "Безнең балалар - безнең бәхетебез!" фотоконкурсында җиңүче балалар да үз бүләкләренә ия булдылар. Бу көнне аларның исемнәре мәгълүм булды. Конкурста беренче урынны Камилла Нурмиева яулады, икенче - Егор Глушков һәм өченче - Залина Зарипова. Ә кызыксындыргыч бүләгенә игезәкләр Касимовлар ия булдылар. "Ютазы таңы" газетасы редакциясе вәкиле Розалия Әхмәдиева аларга бүләкләрен тапшырды.
Ә чарага тагын да бәйрәм төсмерен баллы призлар белән сөендергән Урыссу бистәсенең сату итү кибетләре һәм шәхси эшмәкәрләр өстәделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев