Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кешеләр өчен күп эшләнә

Байлар авылында район җитәкчелегенең халык белән очрашуы Урыссу авыл җирлеге башлыгы И. Мәрдановның чыгышыннан башланды.

Ул узган елның ноябрендә очрашудагы кебек үк авыл җирлегендә үлүчеләр һәм туучылар саны, җирлектә күпме кеше яшәве, салымнар үтәлеше, район бюджетыннан дотация күләме турында хисап бирде. Биредә клуб һәм китапханә эшләвен, авыл урамнарында 25тән артык ноктада ут януын, каты көнкүреш калдыкларын урнаштыру мәсьәләсе хәл ителүен билгеләп үтте. Илшат Камил улы "Үзмәшгульлек" программасы нигезендә эшчәнлек башлаучылар санын җиткерде, авылга су үткәргеч сузылуын, сукбай этләр атылуын әйтте. Җирлек башлыгы авылны төзекләндерү эшендә актив катнашырга чакырды.
Участок полицейские И. Галимов җыелучыларга районда, җирлектә, Байлар авылында кылынган җинаятьләр санын җиткерде. Ачылмаган җинаятьләрне ачуда булышлык итәргә чакырды. Йорт янына төзелеш материаллары урнаштырган, рөхсәт ителмәгән чүп өемнәре барлыкка китергән өчен штраф салынуы турында кисәтте. Терлек каракларыннан, кәрәзле телефон мошенникларыннан, кредит тәкъдим итүче аферистлардан сакланырга чакырды.
Район башлыгы урынбасары Р. Хәкимова үз чыгышында узган елда районның 20 еллыгын билгеләп үтүебезне, бу җәһәттән районда да, Байлар авылында күп эшләр башкарылуын бәян итте. Аерым алганда, соңгы торак пунктта суүткәргеч сузылган. Күптән түгел ачылган район кулланучылар җәмгыяте кибетендә бөтен товарлар да бар. Пенсияләр артып тора.
Урыссу бистәсендә, районда башкарылган эшләр арасында ике контурлы казаннар кую, стадион яңартылу, элекке агач эшкәртү комбинаты территориясендә электромеханика заводы ачылу, үзәк район хас-таханәсенең түбәсе яңартылу, хастаханәгә УЗИ, ФГДС аппаратуралары кайтарылуы, сәламәтләндерү үзәкләре ачылуы игътибарга лаек. Клубларга автоматик янгын сигнализациясе куелачагы, Иске Каразиректә клуб салыначагы әйтелде. Проблема булып авыл хуҗалыгы продукциясенең арзанга сатылуы тора. Эшсезләр өч процент дәрәҗәсендә. Бу эшлисе килгән кешегә хәл ителмәслек проблема түгел, диде район башлыгы урынбасары.
Халыкны кызыксындырган сораулар арасында "Хезмәт ветераны"таныклыгын бирү шартлары, Урыссу поликлиникасы участок терапевтларының авыруларга мөнәсәбәте, УЗИга чират, авыл урамындагы яктыртылмыйча калган урыннар, яшьләрне торак белән тәэмин итү турындагылары бар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев