Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Килешү шома үтсен өчен...

Шундый фикер яшәп килә: теләсә нинди дәүләт учреждениесенә бару кәгазь чуалчыклыгы һәм чиратлар белән озатыла. Татарстан Республикасы буенча Россия реестры идарәсе дә бу планда чыгарма түгел: көн саен монда бик күп гариза бирүчеләр мөрәҗәгать итә һәм, әлбәттә, алар арасында берәр нәрсә белән канәгать булмаучы табыла. Алар фикере һәрвакыт объективмы? Теркәү...

- Татьяна Александ-ровна, килешүләр төзегәндә, гражданнарның вакытларын кыскартып буламы?
- Безнең эшебездә Идарә белгечләренә гражданнарның безнең учреждениедә алар исәплә-гәннән күбрәк вакыт уздырулары турында ишетергә туры килә. Әмма бу моның безгә канәгатьлек бирүе белән түгел, ә килешүчеләр тарафыннан безгә тапшырыла торган документлар пакетының начар сыйфатлы булуы белән аңлатыла. Хокукларны теркәү өчен кирәкле документлар исемлекләре, идарә сайтында бастырылган, документларны кабул итү залларында һәм бүлекләрендә стендларда урнаштырылган. Алар турында безнең консультант-лардан да белеп була. Росреестр Идарәсендә булу вакыты сузылуның икенче сәбәбе - килешү яклары, элементар дәрәҗә-дә, бер-берсен көтеп ала алмыйлар: кемдер авырып киткән, кемнедер эштән җибәрмәгәннәр һәм башкалар. Күпләр белгечләрне килешүнең башта бер, ә аннан соң икенче ягын кабул итүләрен үтенәләр. Әмма бу мөмкин түгел - без гариза бирүчеләрнең барысы да булган очракта гына документларны кабул итә алабыз. Вакытында түләнгән дәүләт пошлинасы да вакытны кыскарта ала. Гариза бирүчеләрнең игътибарын шуңа юнәлтәбез: квитанцияне алу гына түгел, аның күчермәсен алырга да кирәк әле.
- Килешүне ничек итеп куркынычтан саклап була?
- Кагыйдә буларак, килешү төзүне туктатып тору сәбәбе - опекага алу һәм попечительлек органнарының бала милеген үзләштерүгә рөхсәте булмавы. Шуны аңларга кирәк, рөхсәт итү үзе - ярты эш кенә әле. Каршы як килешүе турындагы шартны үтәү мөһим. Сүз шуның турында бара: башкарма власть вәкилләре, әйтик, балигъ булмаган бала фатирын сатуны аңа бер үк вакытта яңа торак сатып алу шарты белән рөхсәт итә. Шуны аңлау мөһим, балага бер үк вакытта башка торак сатып алу шартын рөхсәт итү очрагында, сатуны дәүләти теркәү балага шартлы фатирны (бүлмә-не) сатып алу килешүен дәүләти теркәүдән соң гына сатуны дәүләт теркәве тормышка ашырыла. Күпчелек ата-аналар өчен бу - авыр үтәлә торган шарт. Моннан чыгу - опека һәм попечительлек органнарын соңыннан сатып алуны вәгъдә итеп, бала милеген сатуга рөхсәт алу яисә бер үк вакытта башка торакны сатып алуга матди мөмкинлекләрне һәм ресурсларны оператив табу. Шул ук кагыйдә юридик хокуклы һәм юридик хокуксыз гражданнарның милеген сатуга да кагыла. Берәүнең ире яисә хатыны бергә туплаган милекне (моңа ирнең яисә хатынның ризалыгы нотариаль расланмаган булса) сатып җибәрү килешүе туктатылып тора. Уртак милек өлеше яисә коммуналь фатирны сатып җибәрү очрагында да шундый ук хәл күзәтелә. Билгеле булганча, милек һәм шулай ук коммуналь фатирда күрше бүлмәләр хуҗалары өстенлекле сатып алу хокукыннан файдалана алалар. Сатып алучыларның өстенлекле сатып алу хокукы белән куллануга документларны җыю еш кына шулай ук авырлыклар тудыра. Мондый документлар сыйфатында без өстенлекле сатып алудан нотариаль расланган баш тарту документларын күрсәтүне таләп итәбез яисә кабул итү хезмәткәре каршында баш тарту документын төзергә кирәк. Әлбәттә, бик аз милекчеләр (күршеләр) безнең учреждениегә килергә теләк белдерәчәкләр. Моннан тыш, еш кына коммуналь фатирларда квартирантлар тора, шуңа күрә хуҗаларны табу җиңел булмый. Күп кенә гариза бирүчеләр, алар уйлаганча, аптырашта калалар. Ләкин бу хәлдән чыгу юлы бар. Мондый очракларда безгә гариза бирүченең өченче зат белән килешүенә кадәр үзенең милекчеләрен (күршеләрен) бер ай алдан почта аша җибәрелгән заказ хаты аша торак җирне сату нияте турында хәбәр итүен раслаган документы кирәк. Хәбәр итү хатында сатуның бәясе, вакыты, сроклары һәм башка шартлары язылырга тиеш.
- Соңыннан, күңелсез хәлләр килеп чыкмасын өчен, килешүне ничек дөрес төзергә?
- Килешүгә җентекле әзерләнергә кирәк. Кешеләр, кагыйдә буларак, торакны озак эзлиләр һәм вакыт килешүне теркәүгә килеп җиткәч, бик нык ашыгалар. Ә килешүне төзү алдыннан, иренмичә, идарә тарафыннан урнаштырылган барлык мәгълү-матны да укырга кирәк. Аның сайтында, мәсәлән, коммуналь фатирга хокукларыңны теркәү, уртак милектә өлешне ничек сатып алуны, балигъ булмаган баланың милеген сатуның һәм башкаларның һәрбер адымы язылган. Документлар исемлеге белән генә түгел, ә шулай ук хокукларның Бердәм дәүләт реестрыннан алынган өземтәсе белән дә танышырга кирәк. Аны да бездән алырга була. Ул мөмкин булган сатып алучыга күп нәрсә сөйли ала: мәсәлән, сатып алу предметына арест салынмаганмы, ул залог астында тормыймы, аның мөнәсәбә-тендә сүз бәхәсе бармыймы, ипотека тулысынча түләнгәнме һәм башкалар, димәк, Бердәм дәүләт ресстрыннан язу сезгә сатып алына торган милекнең никадәр дәрәҗәдә проблемасыз булуы турында сөйләр. Әгәр дә, мәсәлән, фатир күптән (2000 елга кадәр) төзелгән булса, Техник инвентарьлаштыру бюросына кереп чыгып, белешмә алу файдалы. Әлеге белешмә шулай ук фатир "тарихы" турында сөйләр. Булачак мөмкин булган күршеләрегез белән танышырга була, алардан хәзерге һәм үткән хуҗалар турында сораша аласыз һәм сез сатып алырга ниятләгән йортка кем килгәнен күзәтә аласыз. Һәм, һәрвакыт, килешүгә кул куяр алдыннан, башта аны укып чыгыгыз. Үзегезнең бурычларыгызны реестр хезмәткәрләренә тапшырырга ярамый. Закон белән килешү иреге каралган. Һәрбер як килешүне мөстәкыйль, ирекле һәм үзләрен кызыксындырган шартларда төзи, әлбәттә, закон белән каралган кысаларда. Килешү астында алар үзләренең шәхси имзаларын куялар. Минемчә, бөтен исәп-хисаплар килешүгә кул куйганчы ясалган пунктлы килешүне теркәүгә бирү, ә соңыннан, сатып алучыдан бөтен акчаларны алмыйча, килешү укылмады, өйрәнелмәде һәм кабул итү белгече ашыктырды, дип әйтү гадел түгел... Һичшиксез, барысын да алдан күрү мөмкин түгел. Әмма югарыда әйтелгән элементар әйберләр турында кайгыртып, үзеңне саклау мөмкин (әгәр дә торакны сатып алу яки сату сорауларына җитди якын килсәгез). Шул вакытта килешү дә шома үтәчәк, һәм нервларыгызны бозарга да туры килмәячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X