Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Киләсе елга эш ориентирлары

Торакны эксплуатациягә кертү буенча ел планы тулаем үтәлгән: районда 7510,3 квадрат метр торак эксплуатациягә кертелгән.

Район үсешенең төп юнәлешләрен билгеләү өчен "2013 елга Ютазы муниципаль районының капитал салулары" программасы әзерләнгән. Район башкарма комитеты җитәкчесе А. Подовалов мәгълүматлары буенча, программа түбәндәге өлешләрдән тора: "Күп фатирлы йортларга капиталь ремонт үткәрү", "Белем бирү учреждениеләренә капиталь ремонт үткәрү", "Төзекләндерү", "Экологик программа", "Мәдәният учреждениеләрен төзү һәм аларга ремонт үткәрү", "Башка төрле төзелеш-ремонт эшләре". Мәсәлән, 2013 елда капиталь ремонт программасына Урыссу бистәсенең сигез күп фатирлы йорты кергән. М. Җәлил, 11, Куйбышев, 5, Ленин, 2, Горький, 3 урамнарында урнашкан йортларга комплекслы ремонт каралган. Белем бирү учреждениеләренә капиталь ремонт үткәрү барышында түбә, бинаның тышкы яклары, бинага керү аллары, стена буендагы асфальт юллар, инженер челтәрләре яңартылачак. Программага Урыссуның 3 санлы мәктәбе, Подгорный һәм Иске Урыссу мәктәпләре кергән. Бүгенге көнгә подряд оешмалар инде билгеләнгән һәм проект-смета документациясе әзер.
"Төзекләндерү" бүлегенә Горький ур., 6, 8, 10, 12, Ленин ур., 3, 5, 7, 9, 11, 20, Куйбышев ур., 1, 3, 8, Урыссу ур., 30, 32, 34, 56, 58, Пионер ур., 1, 4, 5, Пушкин ур., 68, 77, шагыйрь Сирин ур., 37, 39, Киров ур., 42, 44 һәм М. Җәлил ур., 2б, 2в йортларының ишегаллары территорияләрен тө-зекләндерү эшләре кертелгән. Шулай ук Жуков, Тукай, М. Җәлил урамнарыннан Куйбышев урамына кадәр тротуарлар җәю, Тукай урамыннан Урыссу урамына үтеп йөрү юлын салу планлаштырыла. Планнарда - Урыссу бистәсе һәм авыл җирлекләре юлларын ремонтлау.
Республикада 2013 ел Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы буларак игълан ителде. Районның экологик программасын тормышка ашыру кысаларында агачлар утырту һәм пляжлар ачу максатында күл буйларын, "Авыл клублары" программасы белән Әбсәләм авылында 200 урынлык мәдәният йорты төзү планлаштырыла. Яңа мәдәният йорты проектында китапханә дә каралган.
2013 елда шулай ук җирлекләрне су белән тәэмин итү эше, Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту буенча программаны тормышка ашыру дәвам итәчәк: Ленин урамында яңа күп фатирлы йорт төзү каралган. Солнечный микрорайонында газ һәм су белән тәэмин итү, төзекләндерү, гомумән алганда, инфраструктураны үстерү эшләре дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев