Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кирәкми ютазылыларга биг-мак, аларга кирәк өчпочмак

Россиянең Хатын-кызлар берләшмәсенә 2015 елда 25 ел тула. Шул уңайдан игълан ителгән "Россия хатын-кызлар берләшмәсенең 25 еллыгын каршы алып" акциясе кысаларында аның барлык бүлекләре, беренчел оешмалары - хатын-кызлар советлары төрле чаралар уздыра.

Ютазы районы Хатын-кызлар советы, аның каршында эшләүче "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы да чыгарма түгел. Татарстанда, шул исәптән үз җиребездә җитештерелгән сый-нигъмәткә нигезләнеп, алар авыл җирлекләрендәге беренчел оешма вәкилләре белән берлектә милли ашларыбыз күргәзмәсе оештырды. Бу көнне күп сандагы кунакларны, шул исәптән Бөтендөнья татар конгрессының Баулы районы җирле оешма рәисе Рәзинә Шараеваны, "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Румия Шәфыйкованы каршы алган Әбсәләм авылы мәдәният йорты тәмле исләрдән аңкып торды. Тамаша залы түренә корылган өстәлләрдәге аш-суга карап, авыздан сулар килде. Эшкә уңган, тыйнак, җитез хатын-кызларыбыз чәкчәк, бәлеш, өчпочмакны бу көнне мактап туя алмады.

Җирлекләрдә, төрле учреждениеләрдәге "Ак калфак" беренчел оешма вәкилләренең шактые татар халкының милли ашлары әзерләгән булса, әбсәләмлеләр үзбәк ризыкларына өстенлек биргән иде. Авылның "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Рәисә Абдуллина, "Сердәш" ансамбленә йөрүче хатын-кызлар һәм ир-атлар, үзбәк милли киемнәренә киенеп, пылауның, әлеге җылы якның кояшына үрелеп, өлгерүче оҗмах җимешләренең тәмлелеген җырга салдылар. Сүз уңаеннан, чарада катнашучылар, агымдагы ел Россиядә - Гаилә, Татарстанда Мәдәният елы дип игълан ителү сәбәпле, җанга шифа бирүче, адәм баласына сыену урыны булган гаиләләре белән таныштырдылар, үзләренең аш-суга гына түгел, җыр-моңга сәләтләрен дә күрсәттеләр.

Бәйрәкәтамак авылы җирлегеннән Зөлфия Исхакова, соңыннан абруйлы жюри әгъзалары әйтеп узганча, үзенең сәхнәләштерелгән шоуы аша татар халкының киң күңеллелеген, кунакчыллыгын гына ачып салмады, ул тамашачылар дикъкатен кызыклы мәгълүматлары белән дә үзенә җәлеп итте. Күптән түгел генә республикада үткәрелгән татар ашларының хит-парадына ярашлы, эчемлекләр арасында сөтле чәй бишенче урында торса, камыр ашларыннан өчпочмак беренче урында тора икән. Һәр табынның күрке булган бавырсак, чәкчәккә икенче урын бирелгән. Элек-электән үк киленнәрнең осталыгын кискән тукмачының нечкәлегенә карап та бәяләгәннәр. Халкыбызның олысы-кечесе яратып ашый торган тукмач ашы исә өченче урын яулаган.

Һәр табынның үз яме, һәр чыгышның үз күрке булды. Әйтик, Урыссу гимназиясеннән Гөлнара Зыязетдинова үз гаиләсенең бренд ризыгы булган мантый пешерү серләре белән уртаклашты. Бәйрәкә авылыннан Зилә Сәләхова тамашачыларга гаиләсе яратып ашый торган тәбикмәк, өчпочмак рецептларын тәкъдим итте. Кече Урыссу авылыннан Светлана Рәфыйкова татулык, җыр-моң яши торган йорт-җирдә генә ризыкның һәр төрлесе тел йотарлык булуын дәллиләп, берсеннән-берсе матур кызлары белән сәхнә тутырып биеп-җырлап та төште. Үзәк район хастаханәсенең "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Ландыш Әюпова да икмәк һәм чәкчәкнең табын күрке булуын җыр белән җиткерде. Димтамак авылыннан Миләүшә Ямалиева исә милли ризыклар тәмен генә түгел, халыклар арасындагы дуслык һәм бердәмлек хисләрен авыл җирлеге башлыгы Марс Ямалиев язган хуш исле чәй турындагы шигырь юллары белән тагын да ныгытты Ютазы авылында "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе вазифалары җирле мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Резедә Ганиевага йөкләнгән. Бүгенге җәмгыять хәзерге буын балаларына аң-белем бирүдә әледән-әле яңа бурычлар куюга карамастан, Резедә ханым үз табыны, үз тчыгышы аша яраткан гаиләсен сыйфатлы, затлы ризыклар белән дә сыйларга вакыт табуын дәллиләде. Ә менә Иске Каразиректән килгән Рәзимә Кашаповага үзенең уңганлыгын бәян итү өчен бернинди слайдлар да кирәк булмады. Дүрт ир, ике кыз бала тәрбияләүче гаиләнең хезмәткә нигезләнеп тормыш көтүен ихаталарында биш баш сыер асрауларыннан, өч сотый мәйдан биләүче теплицада кыяр-помидор үстерүләреннән үк аңлавы кыен булмады. Әмма биредә балаларның шәхси мәнфәгатьләрен дә кайгыртып яшиләр: милли көрәш белән шөгыльләнүче малайлар арасында спорт мастерына кандидат булучылары да бар. Балалар белем алуга да җитди игътибар бирәләр. Әлеге ишле гаилә, зур ихата хуҗабикәсенең матур итеп җырлый белүен дә исәпкә алсак, мөгаен, балаларында да иҗатка сәләт юк түгелдер. Боларның барысына да җитешергә тырыш, уңган әниләре Рәзимә ханым пешергән тәмле ашлар көч бирә. Кәрәкәшле авылыннан Ләйсән Зарипова да яшәү өчен дәрт һәм дәрманны "читтән кергән чипсы, пицца һәм хотдогтан" алмай, кечкенәдән гашыйк икән ул әбисе оеткан кызыл катыкка! Үз илебездә, үз җиребездә үскән ризык ашап кына, сәламәтлекне сакларга өндәгән бу яшь хуҗабикәнең табыны да кабак, балан бәлеше, кәбестә белән кишер пирогыннан сыгылып торды.

Күргәзмәдә катнашкан һәркемгә Бөтендөнья татар конгрессының җирле оешмасы җитәкчесе, район хатын-кызлар советы рәисе Наилә Хөснетдинова дипломнар һәм истәлеккә бүләкләр тапшырды. Баулы кунагы Рәзинә Шараева матур һәм тирән мәгънәле чара, дип оештыручыларга һәм катнашучыларга ихлас рәхмәтен җиткерде. Рәзинә ханымның якташы, "Тальянка" ансамбле җитәкчесе Зәйтүн Муллаянов та җыр-бию белән үрелеп барган әлеге чараның якты бәйрәмгә әверелүен билгеләп узды. Тик ул кунак булып кына калмады, үзенең моңлы тавышы белән район чикләрендә дә киң танылу тапкан, бүгенге чараның да нуры булган Фәния Абдурахмановага кушылып уйнады. Хәтта татар көйләренә тезмә башкарып, Ютазы хатын-кызларының кайнар алкышына да күмелде. Район үзешчәннәре Резедә Бәхтиева, Зөлфия Рәхмәтуллина, Рамил Абдурахманов дәртле җырлары белән, "Ютазы йолдызлары" халык бию ансамбле кызлары, алардан да уздырып, "Яшь килен" биюе белән сәхнә тоткан ансамбль җитәкчесе, "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы лидеры Минзилә Абдурахманова тамашачыны тагын бер кат сокланырга да, елмаерга да мәҗбүр иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X