Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Киштәләрдә - көзге байлык

Якшәмбе көненең кояшлы иртәсендә район мәдәният йорты янында агымдагы көзнең беренче ярминкәсе узды.

Сәүдә белән район мәктәпләре һәм балалар бакчалары чыкты. Алар тезгән өстәл-киштәләрдән, һәрвакыттагыча, тозланган яшелчәләр, кайнатмалар, кышка дип әзерләнгән салатлар, бакча нигъмәтләре - суган, кишер, кәбестә, кызыл чөгендер, кабак, агач үсентеләре, камыр ашлары сатып алырга мөмкин булды. Район кулланучылар җәмгыяте, хәзерләүләр конторасы белән берлектә, бу юлы да ярминкәгә бай ассортимент белән килде. Буй җитәрлек хаклар куелган киштәләр яныннан халык өзелмәде. Якшәмбе ярминкәсенең тагын бер хуҗасы - авыл хуҗалыгы формированиеләре сатып алучыларга ит, ашлык, фураж, салам, яшелчә тәкъдим иттеләр.

Район социаль яклау бүлеге тарафыннан "Изгелеккә - изгелек" хәйрия акциясе оештырылды. Икенче төркем инвалиды Рәхимә Әхмәтова, тумыштан гарип Рәшат Әминов хакына бу көнне мөмкинлеге булган һәркем үз өлешен кертте. Ярминкәдән "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге дә читтә калмады. Аның иганәчелеге астында ике автомашина белән өлкән яшьтәге сатып алучыларның тауарларын өйләренә тарату оештырылды.

Узган якшәмбедә ярминкәгә чыгарга өлгермәгән ютазылылар әле соңга калмады. Өлкәннәр көне хөрмәтенә ул тагын оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көзге ярминкә