Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кизү бүлегенең эш көннәре

Тикшерү комитеты, җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсе, участковыйлар хезмәте, ЮХИДИ һәм башка бүлекчәләр белән бергә Ютазы районы эчке эшләр бүлегендә дежур часть эшли.

Бәлагә таручы полиция номерын җыеп, ярдәм сораганда, нәкъ менә дежур часть хезмәткәре телефон трубкасын ала. Кизү торучылар шылтыратуларга һәм гражданнар гаризаларына һәрвакыт оператив җавап кайтаралар һәм, әгәр таләп ителсә, вакыйга урынына оператив төркем җибәрәләр. Нәкъ менә алар эчке эшләр органының көчләре һәм чаралары белән өзлексез идарә итәләр, кичекмәстән "кайнар эзләр буенча" җинаятьләр ачу буенча чаралар күрәләр, тәүлек әйләнәсендә мәгълүмат җыюны, эшкәртүне һәм тапшыруны тәэмин итәләр.
Районда тәүлек дәвамында өч кизү торучы - Мөхәммәт Гәрәев, Газинур Сәүбәнов һәм Ринат Кашапов тәртип саклый һәм ике тәүлеккә бер тапкыр дежурлык итә. Өзлексез эшләү өчен аларда кирәк булганның барысы да бар. Дежур часть элемтә чаралары, кеше шәхесен ачыкларга ярдәм иткән мәгълүматлар тапшыру, янгын шлейфларын күзәтү системалары белән җиһазланган. Биредә үк - корал саклау бүлмәсе һәм республикада иң яхшыларның берсе дип табылган тикшерү изоляторы. Моннан тыш, дежурныйлар полиция бинасы периметры буенча куелган видеокүзәтү камералары төшергәннәрне күздән кичереп торалар.
Кизү часть хезмәткәрләре хезмәт документларының, коралның, хәрби припасларның, махсус чараларның, оператив һәм криминалистик техниканың һәм башка милекнең сакланганлыгы өчен җавап тоталар. Һәм бу әлеге бүлекчә полицейскийлары башкарган вазифаларның тулы исемлеге түгел. Районыбыз халкы тынылыкта һәм килешүдә яшәргә өйрәнгәнче, алар эшсезлектән интекмәячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев