Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күл чиста булсын өчен

Шимбә иртәсендә, ягъни 1 июньдә, интеллегенция вәкилләре, эшчеләр һәм район студентлары составындагы инициативалы төркем, коену сезонында иң популяр саналган Әбсәләм күле яр буйларын чистарттылар.

Төркемдә әлегә бик аз - 15 кеше генә санала. Әмма беренче адымнар инде ясалган. Әлеге компания алдынгысы, Иске Урыссу мәктәбе укытучысы Дания Нигъмәтуллина сүзләренә караганда, бу территорияне тазарту идеясе күл буен төзекләндерү һәм коенучылар үзләре үк ыргытып калдырган чүп-чардан арыну максаты белән оештырылды.
- Кайбер акчалар да җыелды, районның төзелеш кибетләреннән берсе, шәхси эшмәкәр Хәбибуллин кадак, чүп капчыклары, эш бияләйләре белән тәэмин итте, - дип сөйли Нигъмәтуллина. - Район җитәкчелеге шулай ук бу территориядә пляж оештыру яклы булганга күрә безнең инициативаны күтәреп алды: сүз уңаенда ирекле катнашучылар арасында районның башкарма комитеты һәм Урыссу бистәсе вәкилләре дә бар. "Био-Транс" ҖЧҖ катнашында чүп контейнерлары урнаштыру күздә тотыла. Аннан чүпне полигонга алып чыгу эше дә җайга салыначак. Моннан тыш, ял итүчеләр өчен ябылма-гөмбәчекләр, бәдрәф урнаштыру да каралган, песок кертү һәм волейбол мәйданчыгы кую да планда бар. Су тирән булмаган җирдә балалар коену урыннарын билгеләү, яр буйларын грейдер белән тигезләү эшләре дә башкарылачак. Бер сүз белән, максат - чисталыкның үзе белән кешеләрдә ихтирамлык хисе тәрбияләү күздә тотыла, беренчедән - башкаларның хезмәтенә, икенчедән - үз-үзеңә. Төрле антисанитария янында беркемнең дә ял итәсе килмәс. Үз чиратында бу урында цивилизацияле ял итү урыны булмас дип кем әйтә ала. Шуны да искәртергә кирәк, без коену сезоны буена, киләчәктә дә монда чисталыкны сакларбыз һәм ышанабыз, ял итүчеләр безне күреп үзләре артыннан чүп-чарны җыештырып китәрләр.
Якшәмбе, 23 июньдә Әбсәләм күлендә су коену сезонын ачу планлаштырыла. Шуны уйлыйсың, ял итүчеләр мондагы чисталыкны күреп үзләре дә безгә ярдәм итәрләр. Изге эш җан азыгы дип әйтәләр бит. Әйтеп үтәргә кирәк, чисталык яратучы әлеге төркемгә бу көнне эш җитәрлек иде. Чыннан да, ни генә юк анда. Нәтиҗәдә шимбә өмәсендә барлыгы дүрт кубометр чүп җыеп чыгарылды.
Сүз уңаенда. Районның санитар хезмәте биргән мәгълүматларга караганда Әбсәләм күле - районның иң чиста сулыкларның берсе. Ул үзеннән үзе чистара ала. Әмма иң пычранучы күл дә - әлеге күл.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X