Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Клубта кызык һәм күңелле

Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә тулы булмаган, күп балалы, аз керемле һәм социаль яктан куркыныч хәлдә булган гаиләләрдән "Балачак планетасы" клубына йөрүче балалар белән эш тулы көчкә бара.

Җәйге чорда балалар бәйрәмнәрне, уеннарны, спорт ярышларын зарыгып көтә. Аларга актив ял һәм күңел ачу кирәк. Шуңа клуб сәгатьләре кызык булсын өчен, бүлек белгечләре барысын да эшли.
"Баллы агач" дип аталган эзләнү-уен балалар өчен бигрәк тә хәтердә озак сакланырлык булды, биредә алар күрсәтелгән маршрут буенча барып, биремнәрне үтәп, бөтен киртәләрне узып, бүләккә татлы призлар алдылар. Балаларга сүзгә осталык бәйгесе дә ошады, анда алар, табышмаклар әйтеп, аларга җавапларны таптылар, мәкальләрнең мәгънәләренә төшенделәр, шигырьләр иҗат иттеләр, тизәйткечләр әйтүдә ярыштылар. Көннәрнең берсендә алар шулай ук яңа хәрәкәт уеннары белән таныштылар.
Бүлек тарафыннан кисәтү юнәлешендәге чаралар да уздырыла. Шуларның "Без тормышны сайлыйбыз" дип аталган берсе барышында балаларга наркотикларның нәрсә булуы хакында һәм аларның сәламәтлеккә тискәре йогынтысы турында сөйләнде. Балалар, наркотиклар куллансалар, аларны авырулар һәм үлем көтәчәген аңларга тиеш иде. Наркотикларга үз мөнәсәбәтләрен балалар рәсем-плакатларда чагылдырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев