Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күмәк килешүләрдә – социаль гарантияләр

"Җир сатып алыгыз, ул җитештерелә торган әйбер түгел", - дип классик сүзләрен китерде "Урыссу химия заводы" ЯАҖ генераль директоры В. Матвеев ике предприятие - химия һәм электр-механика заводлары коллективларының район җитәкчелеге белән традицион очрашуы вакытында.

Сүз, аерым алганда, шәхси йортлар төзү өчен Урыссу бистәсенең яңа микрорайонында җир участокларын сатып алу турында барды. "Мәсәлән, безнең коллективның ун эшчесе участоклар сатып алса, предприятие җитәкчелегенә төзелешнең башлангыч этабында булышлык күрсәтү җиңелрәк булачак", - дип ассызыклады Вячеслав Иосифович. Очрашу барышында кабул ителгән күмәк килешүләрдә дә эшчеләргә социаль гарантияләр каралган. Предприятиеләр үз өсләренә югары бурычлар алган. Мәсәлән, Урыссу химия һәм электр-механика заводларында бала туу, никах теркәү уңаеннан, якын туган үлү сәбәпле һәм башкалар өчен түләүләр арткан. Моннан тыш, 2013 елның гыйнварыннан эш урыннарын аттестацияләүгә ярашлы, эшчеләргә зарарлы хезмәт шартлары өчен компенсация түләнә. Билгеләнгән күләмне үтәгән очракта, дип ассызыклады Матвеев, химия заводында хезмәт хакын апрельдә һәм октябрьдә 10ар процентка күтәрү каралган. Урыссу химия заводының 2012 елда финанс-хуҗалык эшчәнлеге турындагы докладында Вячеслав Иосифович түбәндәгеләрне сөйләде: "Продукция сатудан гомуми керем 857 миллион сум тәшкил итте, бер эшләүче 3 миллион сумлык эш башкарган. Эшчеләрнең уртача исемлектәге күләме - 209 кеше. Уртача айлык хезмәт хакы - 19 482 сум. Былтыр биналарны һәм корылмаларны капиталь ремонтлауга, җайланмаларны модернизацияләүгә 74 миллион сумнан артык акча сарыф ителде, производствоны автоматлаштыру буенча эшләр башланды, күкерт водородын нейтральләштерү җайланмаларын җитештерүне арттыру алып барыла, вентиляция яңартылды, агып төшкән һәм койма яңгыр сулары өчен чистарту корылмалары, һаваны чистартуның сәнәгать җайланмасы эшли башлады, атмосферага зарарлы матдәләр чыгаруның даими мониторингы алып барыла һәм башкалар. Производство күләмнәре үсеше район бюджетында чагыла. Мәсәлән, 2012 елда барлык дәрәҗәдәге бюджетларга 58 миллион сум акча күчерелгән".
"Урыссу электр-механика заводы" ҖЧҖ директоры Н. Федосеев сүзләре буенча, 2013 елда предприятиедә яңа конструктивта стандарт комплекслы трансформатор подстанцияләрен (КТП) производствога җибәрү планлаштырыла. Моның өчен яңа производство технологияләрен өйрәнү, аерым алганда, программа тәэминлеге булган инновацион прессны производствога кертү мөһим. Агымдагы ел планнары, дип ассызыклады Федосеев, шактый амбициоз: көтелгән җитештерү күләме - 250 миллион сумлык - 1900 КТП. Эчке хезмәт тәртибе кагыйдәләрендә дә үзгәрешләр көтелә: эшчеләрдән тест сораштыруына ярашлы, февральдән биредә 12 сәгатьлек эш көненә күчкәннәр. Әлеге карар хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру максатында кабул ителгән, предприятие эш нәтиҗәләре буенча киләчәктә дә әлеге режимда эшләячәк. Федосеев электр-механика заводының уңышлы эшенә үз вакытында район җитәкчелегенең җир өчен аренда хакын түләүдән азат итү төрендә ярдәме булышлык итүен, моның яңа эш урыннары булдырырга мөмкинлек бирүен билгеләп үтте.
Район башкарма комитеты җитәкчесе А. Подовалов, узган елда районның социаль-икътисадый үсеше һәм агымдагы елга бурычлары белән таныштырганнан соң, залдан яңгыраган сорауларга җавап бирде һәм аларны контрольгә алды. Аерым алганда, түбәндәге проблемалар күтәрелде: Химиклар тыкрыгы һәм Урыссу урамы чатында пик сәгатьләрендә автомашиналар хәрәкәте ешаю сәбәпле, җәяүлеләргә юл аркылы чыгуның өстәмә урынын булдыру кирәк, Урыссуга тимер юлы аша кергәндә, тимер юл аркылы чыгу урынында җәяүлеләр күпере салу, сукбай этләрне ату сораулары да үз актуальлекләрен югалтмый. Предприятиеләр җи-тәкчелегенә бирелгән сорауларга килгәндә, сүз остазларны кызыксындыру чаралары турында барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев