Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Көнләп түгел, сәгатьләп үсәләр

Рәзинә Идиятова Иске Урыссу авыл җирлегендәге колхозга 1989 елда бозау караучы булып эшкә килә.

Яшь терлекчегә үстерү төркемен ышанып тапшыралар. Һәм Рәзинә Хәй кызы үзенә күрсәтелгән ышанычны аклый, аңа бераздан соң яңа туган бозау-ларны тәрбияләү бурычын йөклиләр. Ә моның нинди авыр һәм нечкә эш булуын башыннан кичергән кеше үзе генә белә. "Бер ялгызым 100 баш бозау караган чорлар булды. Әле ярый гаиләм ярдәмгә килде", - дип искә ала Рәзинә ханым.
"Таң" җаваплылыгы чикле җәмгыяте терлекчесе Р. Идиятова бүген дә йөз башка якын бозау тәрбияли. Тик аның янында ышанычлы хезмәттәше Таһир Хәмидуллин бар. Абзарларның берсендә яшь бозауларны тупласалар, икенчесендә өлкәннәрен үстерәләр. Көнләп түгел, сәгатьләп. Чынлап та, малларның көрлеге, ыспайлыгы күз явын алырлык. Аларның һәрберсен тәүлегенә 650 грамм, ә март һәм июль айларында килодан артык авырлык җыярлык итеп эшләр өчен, әлбәттә, зур тырышлык һәм төгәллек кирәк. Рәзинә Хәй кызы эшли торган каралтыдагы чисталыкны да бәяләмичә мөмкин түгел. Кайбер хуҗабикәләрнең йорт-җирләрендә дә мондый пөхтәлек һәм тәртип булмый. Биредә абзарларга хас "ачы-төче" ис тә юк хәтта дисәм, һич ялган булмас. Уңышның тәртиптән башлануының тагын бер дәлиле бу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев