Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Комиссиядә янәдән балалар

Балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең чираттагы утырышында җиде эш каралды.

Шуларның алтысында балигълык яшенә җитмәгән балаларның тәртибе тикшерелде. Кибеттән тауар урлаган, чит кеше милегенә зыян салган малайларның әти-әниләре үз балаларын РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 5.35 маддәсендә әйтелгәнчә тәрбияләмәгән өчен кисәтү алдылар. Утырышта хокук бозган үсмерләр беркетелгән иҗтимагый тәрбиячеләр чыгышы тыңланды һәм ике бала "имин булмаганнар" исемлегеннән төшерелде. Утырыш район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Г. Белалова рәислегендә узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X