Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Копенгагенда яңа мәчет төзелә

Дания башкаласы мөселманнарының яңа гыйбадәт кылу урыны пәйда булачак.

Копенгаген муниципалитеты Дания Ислам җәмгыятенең шәһәрнең төньяк-көнбатыш өлешендә заманча мәчет һәм мәдәни үзәк төзелеше турындагы гаризасын хуплаган, дип белдерә ТАСС.

Комлексның проектын Хенинг Ларсенның танылган архитектура студиясе эшли. Ул мөселманнар өчен элеккеге кибеттә урнашкан намаз йорты белән мәгълүм. Дания Ислам җәмгыяте өч катлы бина төзергә тели, муниципалитет фикеренчә, бу "мәчет характеристикасына туры килә һәм төньяк, Копенгаген контекстына яраша".

Проект август аена әзер булачак. Башта аны экспертлар һәм шәһәр җитәкчеләре раслаячак, аннары ул 2016 елның февралендә район гражданнары вәкилләре фикер алышуына җибәреләчәк.

http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев