Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Корбан нисабы күләме билгеле булды

Корбан гаете намазын уку вакыты тәгаенләнде.

Бүген ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә Казыйлар һәм Голәмәләр шурасы җыелышы уздырылды. Анда ТР мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров, ТР баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, төбәк казыйлары, Голәмәләр шурасы вәкилләре катнашты. Очрашуда сүз Корбан бәйрәменә әзерлек турында барды, дип хәбәр бирде нәзарәтнең матбугат хезмәте.

Искәртеп үтик: быел Корбан гаете 24 сентябрьгә, пәнҗешәмбе көнгә, туры килә. Җыелышта казыйлар һәм Голәмәләр шурасы әгъзалары нисаб күләме 17 мең дип килеште. Корбан нисабы көмеш бәясе белән исәпләнә. Гаиләдә артык 17 мең сум акча булганда, корбан чалу вәҗиб, мәҗбүри санала.

Шулай ук гает намазын уку вакыты расланды. Татарстанның барлык мәчетләрендә бәйрәм намазы кояш чыгып, ярты сәгать узгач укыла. 24 сентябрьдә Казанда кояш 5 сәгать 31 минутта чыга, шул рәвешле, бәйрәм намазы сәгать 6.00 дә башлана.

Бәйрәм намазыннан соң, корбан чалулар 3 көн рәттән махсус урыннарда башкарыла. Корбанлык ите өч өлешкә - корбан чалучының үз гаиләсенә, туганнарына-якыннарына һәм мохтаҗларга бүленә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев