Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Коткаручыларны кайгыртып

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында район башлыгы, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлеге политсоветы секретаре Р. Нуриев Чернобыль атом станциясе авария нәтиҗәләреннән арындыруда катнашкан Г. Данилов янына барды.

Геннадий Григорьевич хатирәләре буенча, ул 1986 елның декабрь башында хәрби комиссариат аша Чернобыльгә җибәрелә һәм анда өч айга якын була. Башкалар белән бергә ул монтажлау мәйданчыгын әзерли, тимер юл тармагын салу өчен урман кисеп, юл ача. Аларның гомерләренә янаган куркыныч турында үзләре дә, хөкүмәт тә уйламый - гади респиратордан башка бернинди саклык җайланмалары бирелми, дозиметрлар булса да, аларның төгәллеге шик тудыра, шуңа күрә алардан файдаланмаганнар да диярлек. Күрәсең, боларның барысы да сәламәтлек өчен үкенечле нәтиҗәләргә китергән дә. Геннадий Григорьевич I төркем инвалидына әверелә һәм инвалид арбасында гына йөри ала. Әмма ике аягы да юклыгына карамастан, аны бәхетле кеше дип әйтергә була, чөнки янәшәсендә - тугры һәм ышанычлы тормыш иптәше Надежда Дмитриевна.
Даниловлар, авырлыкларга карамастан, төшенкелеккә бирелмиләр. Район башлыгы медицина һәм социаль хезмәтләр күрсәтү торак-көнкүреш шартлары, матди хәлләре белән кызыксынды. Ирле-хатынлы Даниловлар аларга хас оптимистлык белән бар нәрсәдән дә канәгать булуларын белдерделәр. Рөстәм Мидхәт улы, Геннадий Григорьевичка алга таба да күңел күтәренкелеген югалтмавын теләде. Инвалидлар җәмгыятенең җирле бүлеге рәисе Нина Кукушкина һәм халыкны социаль яклау бүлеге вәкиле Валентина Фадеева да Геннадий Даниловка шулай ук сәламәтлек, иминлек, бәхет теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев