Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кәрәкәшле авыл җирлегендә җыен узды

Район авылларында җыеннар узу дәвам итә. Бүген шундый җыеннарның берсе Кәрәкәшле авыл җирлегендә узды.

Кәрәкәшле авыл җирлеге территориясенә керүче "Кәрәкәшле" һәм "Нәбиуллин" хуҗалыклары аякларында нык басып торучы хуҗалыклар рәтендә. Авылда яшәүчеләргә эш бар, хезмәт хакы вакытында түләнеп бара. Бүгенге көндә кәрәкәшлеләрне борчыган төп сорауларның берсе - ул су проблемасыю Анысы да агымдагы елда чишеләчәк, дип җавап бирде җыенда катнашкан район башлыгы Рөстәм Нуриев. Моны хәл итү өчен республикадан өч миллион сум акча каралган. Моннан тыш, Урал авылында элеккеге мәктәп бинасын мәдәният йорты итеп үзгәртү өчен бер миллион сум, җирлеккә керүче авылларда урам лампаларын кую өчен 500 мең сум каралган. Юлларны ремонтлау буенча да планнары белән уртаклашты җирлек башлыгы Альфред Дәүләтгәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев