Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кәрәкәшле авылында исерек аналар арта

Кәрәкәшле авылында эчкече аналар алып бара торган яшәү рәвеше җирле җитәкчелекне, мәктәп, балалар бакчасы вәкилләрен чаң сугарга мәҗбүр иткән.

"Форпост" иҗтимагый тәртипне саклау директоры Джанна Волкова, район башкарма комитетының балигъ булмаган балалар эшләре буенча комиссия әгъзаләре Ильвира Абашева, Лилия Гәрәева, Зилә Шәрипова кечкенә балалар тәрбияләнә торган гаиләләрдә барлыкка килгән вәзгыять белән шәхсән танышып кайттылар.

Тулы гаилә. Тышкы кыяфәтенә караганда, яхшы йорт-җир. Дөрес, гаилә башлыгы - инвалид, әмма бу ахыргы хөкем түгел. Гарипләр арбасына береккән шәхесләрнең күпкә сәләтле булуларын тормыш бер тапкыр гына расламады. Хуҗабикәне дә авылдашлары начар кеше димиләр. Берникадәр вакыт элек балалар бакчасында пешекче булып эшләгән хатын әзерләгән ризыкларның тәмлелеген бу учреждение җитәкчесе әле дә мактап телгә ала. Ни өчен соң үткән вакытта сөйлибез? Чөнки ул, берничә тапкыр кисәтүгә карамастан, эшсез калган. Өч бала анасы башын эчүгә салган. Юк, бу менә хәзер генә туган чир түгел. Белгән кешеләр әйтүенә караганда, ул әлеге гадәткә үсмер вакытында ук хирысланган. Гаилә инвалидлык буенча түләнә торган пенсиягә яши. Әнисенең амораль тормыш алып баруыннан тәмам гарык булган 14 яшьлек кыз бала өйдән чыгып киткән, аны дусты гаиләсе сыендырган. Авыл җитәкчелеге әлеге үсмерләр "өлкәннәр" тормышына тартылмагае дип бер шикләнсә, инвалид әтиләре белән генә көн озынына калучы мәктәпкәчә яшьтәге балаларның куркынычсызлыгы өчен дә борчыла.

Бер уңайдан комиссия әгъзалары тагын бер бәхетсез нигездә булды. Монда тагын да күбрәк - дүрт бала үсә. Бәлкем, кемдер бик авыр кабул итәр, гафу итегез, әмма бу йорттагы кебек шартларда эт балалары да яшәми. Мондагы шакшылыкны, тәртипсезлекне сөйләп аңлатырга, җәмәгать, тел байлыгы җитми. Алама җиһазлар, бөтен җирдә аунап ятучы кием-салым, алам-салам... Шкафны алмаштырган суыткыч эчендә бар да бар, тик менә бер бөртек ризык кына очрамады. Кайчандыр тотылып, таз эчендә ятучы балыктан таралган сасы искә чыдамалы түгел. Көн озынына өйдә торучы 90 яшькә җитеп килүче әби белән 2 яшьлек бәби язмышы дошманыңа язмасын. Терлекчелектә эшләүче, еш кына салгаларга яратучы хуҗабикә сүзләренә караганда, ана капиталы хисабына ул икенче йорт сатып алган, тиздән зур гаилә шунда күченәчәк. Һәм анда идеаль чисталык булачак... Хыялларга бирелү зыянлы түгел. Спиртлы эчемлекләр эчү зыянлы.

Бүген Россиядәге һәр 10 алкоголикның 4-5ен хатын-кызлар тәшкил итә. Лыч исерек ир-атка әлләни игътибар итмәсәк тә, урамнан селкенеп баручы хатын-кызга нәфрәт белән карыйбыз. Ул җәмәгатьчелек күзлегендә мөртәткә әверелә. Берләре катлаулы кебек тоелган проблема белән очраша, икенчеләре, ирләре карьера артыннан куып, кадер-хөрмәт тоймый, өченчеләре шәхси бәхетен тапмый... Борчу-мәшәкать һәркемдә бар. Кемдер аны мөстәкыйль рәвештә чишә, кемдер ярдәм сорап, мөрәҗәгать итә, кемдер шешә бөкесен ачып, барысын онытырга тырыша...

Бер ябышкан кара сакал синнән бертотам калмый. Берникадәр вакыт элек ике баласын тәрбияләү хокукыннан мәхрүм ителгән ана, кайгыдан озак сызмый - игезәкләр тудыра. Балигълык яшенә җитмәгән балаларның хокукларын яклаучы комиссия күзлегеннән беразга төшеп торган ана янәдән аның контроленә алынды. Тиздән 5 яшьләре тулачак балалар үсә торган гаиләдә әти дә, әни дә эшләми. Аларны әбиләр ашата, гәрчә алар үзләре бүген ярдәмгә мохтаҗ булсалар да. Берсенең яше сиксәннән артып киткән, икенчесе, кызы ана хокукыннан мәхрүм ителгәч, оныкларын үз канаты астына алган. Гаиләнең табигый газ өчен бурычы 10 меңнән артып китү сәбәпле, апрель башында ук йорт җылылыктан өзелгән. Хәзер электр плитәсеннән файдаланырга мәҗбүр булган кешеләрнең ут өчен дә әҗәтләре юк түгел. Күптән түгел генә җәза срогын тутырып кайткан балаларның аталары беркайда да эшләргә теләми, аны еш кына исерек кыяфәттә очратырга була. Әни кеше, балаларын калдырырга урын юклыкны сәбәп итеп, өйдә ята. Төпченә торгач, балалар бакчасына урнаштыру өчен игезәкләрнең хәтта чиратка куелмавы да ачыкланды.

Комиссия әгъзалары авыр тормыш шартларында калган анага, эшкә урнашып гаилә хәлләрен җайга салганчы, балаларын приютка урнаштырып торырга киңәш итте. Утырышта катнашкан халык мәшгульлеге үзәге белгече районда нинди вакансияләр барлыгын хәбәр итте. Кыскасы, әлеге хатынга баткаклыктан чыгу юллары төртеп күрсәтелде. Барысы да аның кулында.

Бәйрәкә авылында яшәүче өч бала атасы да комиссия әгъзаләре каршына нәкъ менә аракы белән дус булганы өчен килеп басты. Авыл җирлеге башлыгы мәгълүматларына караганда, ул бер дә начар кеше түгел. Әлеге җирлектәге фермага эшчеләр җитмәү сәбәпле, хуҗабикәне савымчы итеп чакырып алгач, әти кешегә балаларны карау вазифасы йөкләнә. Өлкәннәрен уку һәм тәрбия учреждениесенә озата, кечесе, ике яше дә тулмаган кызчык белән өйдә торучы ир яшерми: бер эчсә, каты эчә. Комиссиягә тәкъдим ителгән документлар арасында 2008 елдан башлап әлеге ир-атка төзелгән беркетмәләр нигезендә салынган штрафлар саны да хәтсез булып чыкты. Ир алкоголизмнан дәваланырга, кечесен бакчага урнаштыру белән эшкә чыгарга вәгъдә итте. Авылның башлангыч иҗтимагый оешма вәкилләре дә, бактың исә, әлеге гаиләне контрольдә тота икән. Чыннан да андагы вәзгыять бик катлаулы. Әмма гаеп гаилә башлыгында гына түгел, беренче чиратта, әни кеше тотнаксыз тормыш алып бара, дип белдерде авыл халкы.

Ютазы авылында 15 яшьлек үсмерне ЮХИДИ хезмәткәрләре кичке 10 сәгатьтән соң машина руле артында тоткарлаган. Малайны эштән кайткан әтисе каршы алырга сораган. Мәктәп укытучылары да баланы бик тырыш, тәрбияле, әдәпле дип бәяләделәр. Малай үсә торган гаилә дә авылда үрнәк гаиләләрнең берсе икән. Әмма барыбер үсмерне балигъ булмаган балалар белән эш итүче комиссия ярты елга учетка куйды. Закон шулай таләп итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X