Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кәрәкәшле музеенда, нигез салучы Сәлимә Шәрәфиева белән, очрашулар узды

Күптән түгел Кәрәкәшле төбәкне өйрәнү музеенда мәктәп укучыларының һәм укытучыларның музейга нигез салучы, хәзерге вакытта Казанда яшәүче районның мактаулы гражданины Сәлимә Шәрәфиева белән очрашулары узды.

Ул үз җирен, кече ватаны тарихын яратучы кеше. Талантлы педагог, тарихчы, югары әхлакый сыйфатлары булган зат белән очрашу тагын бер тапкыр кешеләрне яратучы шәхесне, рухи эзләнүләре төп хезмәт һәм төп кыйммәт булган затны тыңларга мөмкинлек бирде. Бу җәһәттән ул татар әдәбияты классиклары Габдулла Тукай һәм Гаяз Исхакый традицияләренә тугры. Чарага безнең хөрмәтле ветераннарыбыз, район сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Зоя Глушкова, район хатын-кызлар советы рәисе Наилә Хөснетдинова, "Алмаш" балалар оешмасы активистлары килгән иде. "Кеше үз тормышында басуларны, урманнарны сугаручы яңгыр болыты кебек... Болыт яңгырга әверелгәннән соң, миллионнарча үләннәргә, башакларга, куакларга, агачларга җан өрә һәм агара, үтә күренмәлегә әверелә һәм озак та тормый бөтенләй югала. Яхшы кеше тормышы да шулай: ул күпләргә ярдәм итә, аларның тормышларын җиңеләйтә, хак юлга юнәлтә..." - Лев Толстойның әлеге сүзләре тулысынча Сәлимә Шәрәфиевага да туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев