Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кәрәкәшле музеенда паспорт тапшыру тантанасы узды

Агымдагы атнада Кәрәкәшле авылы "Туган якны өйрәнү" музеенда "Музейлар язы" акциясе кысаларында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Я - гражданин России! Мин - Татарстан баласы!" дип исемләнгән паспорт тапшыру тантанасы узды.

Чараны музей хезмәткәрләре - Гөлнара Хәмидуллина һәм Миләүшә Кәримова оештырганнар. Бу көнне мәктәпнең дүрт укучысы - Латыйпов Рәсим, Морасов Инсаф, Гәрәева Диана һәм Габидина Алияләр тормышларында зур вакыйга булды. Алар беренче тапкыр кулларына иң җитди һәм иң кирәкле документ - паспорт алдылар. Әмма балаларга әлеге җитди документны тапшырганчы, музей хезмәткәрләре балаларны бу документны алуга лаекмы-юкмы икәннәрен тикшереп карадылар. Укучыларга паспортның килеп чыгышы, илебезнең флаг һәм ил гимннары турында сораулар бирделәр. Балалар аларга дөрес һәм төгәл итеп җавап бирде.

Россия Федераль миграция хезмәте идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Ютазы районындагы территориаль пункты җитәкчесе Ләйсән Гарифуллина укучыларга паспорт тапшырып:

- Укучылар, сезнең кулларда бик мөһим документ. Хәзер инде сез

илебезнең тулы хокуклы гражданнары. Кая гына мөрәҗәгать итсәгез дә, әлеге документ таләп ителә. Шуңа күрә аны саклагыз һәм игътибарлы булыгыз,- диде.

Паспорт алучыларны бу көнне Кәрәкәшле авылы мәктәбе директоры Зөлфия Шәрәфиева, сыйныф җитәкчесе Рима Хәлиуллина һәм ата-аналар тәбрикләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев