Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кәрәкәшледә яшәүче бер хатынның биш баласын 90 яшьлек әби тәрбияли

Зур булмаган авыл өе. Бер якка кыйшая төшкән баскыч төбе. Ыңгырашып кына ачылган ишек белән тоташкан бүлмә түрендә бер ятак. Өс-башы катып беткән өч яшьлек кыз бала ипи кыерчыгы кимерә. Аның янәшәсендә утыручы карт әби бала арбасы тирбәтә - анда алам-саламга төрелгән ярым шәрә нарасый ята... Акча байларга да җитми,...

Зур булмаган авыл өе. Бер якка кыйшая төшкән баскыч төбе. Ыңгырашып кына ачылган ишек белән тоташкан бүлмә түрендә бер ятак. Өс-башы катып беткән өч яшьлек кыз бала ипи кыерчыгы кимерә. Аның янәшәсендә утыручы карт әби бала арбасы тирбәтә - анда алам-саламга төрелгән ярым шәрә нарасый ята...

Акча байларга да җитми, алар да елый

Юк, җәмәгать мин узган гасыр башларында халкыбыз яшәгән тормыш шартларын сурәтләмим. Ул вакытларны тасвирлаучы кинофильмнарда ачлыкка тилмергән нарасыйларның чебиләп беткән кулларында ипи кыерчыгы күрүдән күзләргә яшь килә. Хәер, Кәрәкәшле авылына рейд белән чыккан районның балигъ булмаган балалар белән эшләүче һәм аларның мәнфәгатьләрен яклаучы комиссия әгъзалары, күпкә күнексәләр дә, мондый күренештән карашларын читкә борырга мәҗбүр булды. Бүген, XXI гасырда - татлы ризыклар һәм компьютер чорында яшәүче балаларга бөтен шартлар тудырылган мәлдә, кайбер гаиләләрдә чын мәгънәсендә хәерчелек хөкем сөрүе, сабыйларның шакшылыкта, ачлыкта үсүенең шаһиты булу акылга сыймый. Юк, мин балага теләгән бөтен әйберсен кулына тоттырып, иркәләп-назлап кына үстерергә кирәк дигән фикерне алга сөрмим - һәр нәрсәдә чама булырга тиеш. Әмма дөньяга тудырган сабыеңны ач-ялангач йөртү - кешелек законнарына да, дин кануннарына да туры килми. Гәрчә, дин әһелләре бала үз бәхете, үз ризыгы белән туа дисәләр дә. Гаиләдә күпме бала булырга тиеш дигән сорауга җавап тотканчы, әлеге гаиләнең нинди шартларга җавап бирүен ачыкларга кирәк.

Комиссия әгъзалары беренче көнне тәрбиясендә биш бала булган ананы очрата алмады. Берничә көннән алар янә әлеге адрес буенча юлга чыкты. Бу юлы хатын эшкә китәргә өлгермәгән иде. Капка төбеннән үк башланган тәртипсезлекне ергачлап өйгә узган "чакырылмаган кунакларны" бу юлы аз булса да тәртип салынган бүлмәләр каршы алды. Бу очракта мин "тәртип" дигән төшенчәне карават өсләренә соры төскә кергән чүпрәк ябып кую һәм аш бүлмәсендәге өстәлне каткан табак-савытлардан арындыру белән генә бәйлим. Кайгыртучан хуҗа яшь бозаулар үсә торган профилакторийны да чебеннән арындыру өчен дару сибә. Тугыз айлык бала яши торган йорт эчендәге ике канатлы бөҗәкләр умарта күчен хәтерләтте. Түшәмгә беркетелгән клейлы лентага ябышып катканнарына күз салсаң, өстәвенә әлеге ленталарның кайберләре газ плитәсе өстендә булуын исәпкә алсаң, нинди санитария таләпләре турында сүз алып бармак кирәк монда! Ә ул газ плитәсе, аның өстендәге кәстрүлгә гомердә дә порошоклы су тимәгән. Түшәмдә гамакны хәтерләтеп эленеп торган каралып беткән пәрәвез ояларына төртеп күрсәткән комиссия әгъзаларына хуҗа хатын, тилеләргә караган кебек, күзен акайтып кына карады. Өйдә суыткыч юк. Димәк тиз бозылучан продукция - ит, сөт һәм аннан эшләнгән ризыклар да юк. Гадәттә яшь балалар үсә торган өйдә уенчыкларның чуты-хисабы булмый. Монда исә без сабый бала уйный торган бер генә шылтыравыкка да, өч яшьлек кызчык өчен бер генә курчакка да тап булмадык. Аның каравы, мәңге себерке тимәгәнлектән катып беткән палас өстендә песи балалары өерелеп уйный. Күп балалы ананың бөтен аклануы "мин берничә эштә эшлим, акча җитми..."гә кайтып калды. Акча байларга да җитми, алар да елый. Әмма яшь балалар булган әлеге йорт эчен тазартып чыгу өчен зур теләк һәм бер кап порошок җитә.

- Бу әби инде сезнең бишенче балагызны үстерә. 90 яшен тутырып килүче кешенең үзенә тәрбия кирәк.., - дип оялтырга тырышкан комиссия әгъзаларының сүзенә каршы да хатын җавапсыз калмады.

- Начар тәрбиядә яшәгән кеше туксанга җитми!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X