Кәрәкәшлеле Гөлчирә Вәлиева Россия Президентының котлау открыткасын алды
Бөек Ватан сугышында катнашучы толы, тыл ветераны Гөлчирә Вәлиева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Аны гомер бәйрәме белән социаль яклау бүлеге начальнигы Кәшиф Вәлиев, район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова тәбрик итте. Тумышы белән Кәрәкәшледән булган Гөлчирә апа Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү федераль программасы нигезендә тергезелгән йортта бүген кызы белән яши. Вәлиев юбилярга Россия Федерациясе Президентының котлау открыткасын да тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев