Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Куркынычсыз көпчәк” конкурсының район этабы үтте

Районның яшь юл хәрәкәте инспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм велосипед белән идарә итү күнекмәләрен белүләрен "Куркынычсыз көпчәк" конкурсының район этабында күрсәттеләр.

Конкурс республика юл хәрәкәте куркынычсызлыгы фәнни һәм белем бирү программаларын финаслау дирекциясе филиалы, ЮХИДИ бүлеге һәм район мәгариф бүлеге тарафыннан уздырылды. Анда районның унөч мәктәбенең урта сыйныфлары укучылары катнашты. Командалар велосипедта каршылыклар полосасын үттеләр, юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча сорауларга җавап бирделәр, үзләренең агитацион программаларын тәкъдим иттеләр. Урыссудагы 3 санлы мәктәп укучылары әлеге конкурста җиңү яулады. Иң яхшы команда буларак, алар Чаллыда узачак конкурста чыгыш ясаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев