Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Курс – үсешкә таба

ТРда "Росгосстрах" ҖЧҖның "Ютазы" агентлыгы җитәкчесе Алина Стоматина белән әңгәмәбез - компаниянең казанышлары һәм планнары турында.

- Алина Наиловна, миңа билгеле булганча, узган елда компания зур юбилеен билгеләп үтте. "Росгосстрах" үзенең 90 еллык бусагасын нинди оешма буларак атлап чыкты?
- Үз юбилеен каршылаучы компания күп нәрсәгә иреште. Үзенең 91нче туган көнен компания 6 октябрьдә билгеләп үтәчәк, әмма саллы яшенә карамастан, ул үсешен дәвам итә, иминиятләүнең яңа төрләрен башкара, үз клиентлары санын арттыра, елдан-ел илдәге иминиятләүдә лидер позициясен тотып килә.
Компаниянең лидер позициясе турында саннар ачыграк сөйли. Бүгенге көндә "Росгосстрах" компанияләр төркеменә Россия Федерациясенең барлык субъектларында 3,5 меңнән артык агентлыкны, иминиятләү бүлекләрен, сату офисларын һәм зыяннарны җайга салу бүлекчәләрен үз эченә алган 74 филиал керә. Республикабыздагы филиал 58 сату офисын, шулай ук безнең "Ютазы" агентлыгын да кертеп, 57 агентлыкны үз эченә ала. Офисы "Восток" сәүдә-күңел ачу комплексы бинасында урнашкан безнең агентлыкта 18 кеше эшли, шуларның 14-е - иминиятләү агентлары.
- Компания үз клиентларына нәрсә тәкъдим итә ала?
- Бүген безнең агентлар ютазылыларга иминиятләүнең йөзгә якын төрен тәкъдим итәргә әзер. "Росгосстрах" автомобильләр иминиятләү өлкәсендә абсолют лидер булды һәм шулай булып кала да. Мәҗбүри (ОСАГО) һәм ирекле иминиятләү полис-ларын (каско һәм ДСАГО) тәкъдим итә. Сүз уңаенда, һәр өченче автомобилист-ның кулларында ОСАГО полисы. Шулай ук каско полислары ияләре саны да арта, алар автомобильне нинди сәбәп буенча зыян күрүенә бәйләнмәгән рәвештә, якларга мөмкинлек бирәләр.
- Ә сез күчемсез милекне ничек яклый аласыз?
- Компания милекне иминиятләүнең төзелгән килешүләре саны буенча берсүзсез лидер булып тора. Үзләренең шәхси милекләрен иминият саклавы турында җитди уйланган кешеләр артканнан арта, чөнки бу файдалы. Үзегез уйлап карагыз, йортның да, фатирның иминиятләү бәясе югары түгел - иминиятләү программасы шартларына бәйле рәвештә уртача милек бәясеннән 0,5-1 процент. Мәсәлән, эчке эшләнеше һәм өй эчендәге милеге белән 550 мең сумлык кирпеч йортны иминиятләү бәясе куркыныч янауларның тулы пакеты буенча барлыгы 3000 сум яки айга 250 сум тәшкил итә. Полисны өлешләп түләү шарты белән сатып алырга мөмкин булуын исәпкә алсак, иминиятләүгә чыгымнар бюджет өчен аз сизеләчәк. Әмма шул ук вакытта клиент ел дәвамында урлашулардан, янгыннардан, су басулардан һәм башка күңелсезлекләрдән имин.
- Әмма шундый күңелсезлек килеп чыккан очракта, сез зыянны ничек каплыйсыз?
- Түләүләргә килгәндә, компания зыянны каплау буенча үз бурычларын катгый үти. Бу җәһәттән җайга салу сроклары 15 эш көне тәшкил итүен ассызыклыйсым килә. Сүз уңаенда, 2012 елның 1 гыйнварыннан без үз клиентларыбызга 3,5 миллион сумнан артык акча түләдек. Бу Ютазы районы буенча гына.
- Ютазылылар арасында нинди иминиятләү төрләре аеруча популяр?
- Бары 2012 елның башыннан районда 5600дан артык иминиятләү килешүе төзелде. Нигездә бу "автогражданка" һәм милекне иминиятләү. Шулай ук "Росгосстрах" уңышлы рәвештә гомерне иминиятләүне, ирекле медицина иминиятләвен һәм куркыныч объектлар хуҗаларының җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләүне дә кертеп, корпоратив клиентлар милеген иминиятләүне үс-терә. Ә яңа елдан компания пассажирлар җаваплылыгын иминиятләүгә керешәчәк. Шәхси үсешенең өстенлеге дип компания клиент сервисын туктаусыз камилләштерүне саный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев