Кышкы каникуллар файдалы узды
Кышкы каникуллар вакытында балалар өчен бик күп кызыклы чаралар оештырылды.
Катоклар эшләде, кышкы мәктәп алды лагерьлары һәм "Дубравушка" чаңгы базасы, балалар рәхәтләнеп кышкы уеннарда катнаштылар. Ә 9, 10, 11 сыйныф укучылары өчен БДИ һәм республика олимпиадаларына әзерләнү ниятеннән Әлмәт дәүләт нефть институтының кафедра җитәкчесе Рәдис Кәбиров чакырылган иде. Әлеге әзерлек дәресләрендә бөтен районнан балалар катнашты: доцент белән берлектә алар физика фәне буенча белемнәрен күтәрделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев