Җәмгыять
Кышны озату
Узган шимбә көнне урыссулылар Кышны озаттылар.
Район мәдәният йорты артистлары оештырган бәйрәм тамашачыларның күңеленә хуш килде. "Истоки" ветеран-укытучылар хорына, "Ветеран" клубы вокаль төркеменә, шулай ук "Созвездие-Йолдызлык" зона бәйгесендә һәм "Рус әкияте" Халыкара бәйгедә җиңүчеләрнец чыгыш ясауларына урыссулылар рәхәтләнеп кул чаптылар. Тамашачылар Кышны озаттылар һәм Сылу язны каршыладылар. Шат күңелле скоморохлар бала-чагага прәннек һәм тәм-томнар таратты.
Бәйрәм күңелле ярминкәдән башка да узмады, аны мәгариф бүлеге оештырды. Теләүчеләр кайнар тәбикмәк һәм татлы чәй белән сыйландылар. Ахырда, йола буенча Кыш сөкәте яндырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев