Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда Өлкәннәр көне алдыннан ярминкә узды

Шимбә көнне район мәдәният йорты алдындагы мәйдан көзге ярминкә шау-шуына күмелгән иде.

Биредә авыл хуҗалыгы продукциясен сату шәп барды. Ул гына да түгел, тәкъдим ителгән тауарның бәяләре дә, сыйфаты да җыелучыларның күңелләренә хуш килүе сизелде. Сәүдә итә белүдә укучылар да калышмады, алар авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә чын мәгънәсендә көндәшләр булды. Ярминкәне Өлкәннәр көне алдыннан уздыру һәм мөмкинлекләре чикле кешеләргә әйберләрне өйләренә китереп бирү традициягә әверелде. Бу эшне яшьләр - "Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы җирле бүлекчәсе вәкилләре яхшы башкарды. Мондый "көз бәйрәмнәре" октябрьдә дә дәвам итәчәк.
Сезгә ярминкә ошадымы, дигән сорауга өлкән буын вәкилләре түбәндәгечә җавап бирде:
- Әлбәттә, продукциянең, шул ук итнең, түбәнәйтелгән бәяләр буенча тәкъдим ителүе күңелле. Һәм укучылар да төрле тауарларны җитез сатулары белән куандырды. Шулай да ярминкәгә элекке еллардагы кебек масштаблылык җитмәде. Шул ук яшелчәләрне күбрәк тәкъдим итәргә мөмкин иде. Чәй әзерләү дә формальрәк төстә булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев