Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һәлак булган кызылармеецның туганнарын табарга булышыгыз

Кырымны азат итүдә һәлак булган кызылармеецлар исемлеге белән эшләү барышында, "Аджимушкай-2014" хәтер вахтасының сугышчан-эзләү экспедициясе кысаларында табылган тагын дүрт солдатның исеме билгеле булды.

Һәлак булучыларның җәсәдләрен җирләү Керчьта 2015 елның 9 апреленә билгеләнгән, шуңа күрә вакыт бик аз калып бара. Эзләү эшләре координаторы булып Наталья Юрьевна Дзюба тора, тел. +79182038959, kerchankan@mail.ru. Татар АССРы, Ютазы районы, Ансалон авылы (Абсалямдыр инде ул - ред. иск.) кешесе, һәлак булган солдат Галеев Ярулла Газомовичның туганнары җавап бирүен сорыйбыз. Татар АССРы Ютазы районы хәрби комиссариаты тарафыннан чакырылган. Кызылармеец, РГК 29 аерым миномет бригадасының 259 миномет номеры. Сугышларда 1944 елның 9 февралендә һәлак булган. Әнисе: Галеева Сачил Кам..., Татар АССРы, Ютазы районы, Ансалон авылы. 2014 елның 16-18 маенда "Аджимушкай-2014" хәтер вахтасы экспедициясе кысаларында үткәрелгән эзләү чаралары уздыру барышында Аджимушкай бистәсендә, Пожарский урамында, 12 йорт адресы буенча табылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев