Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Люция Минһаҗева ютазылыларны районда чисталык саклауга чакыра

Чит җирләрдә йөргән кешеләрнең туган-үскән илләрен сагынулары юкка гына түгел. Аның хәтта койма буйларында үсеп утырган кычытканы да күңелгә якын булып тоела.

Әмма бу без яши торган Ютазыны кычыткан баскан икән дигән сүз түгел. Авыл урамнарын алабутадан, көнкүреш чүбеннән арындырып тору буенча җирлектә шактый эш башкарыла. Махсус чүп җыю машиналарының да даими йөрүе халыкны әкренләп тәртипкә өйрәтте - теләсә кая чүп ташлау гадәте бетеп бара. Кыскасы, Казан шәһәреннән берничә чакрым гына ераклыкта урнашкан Питрәч якларында булып, андагы чүп-чарга баткан урамнарны, ихата буйларын, алабутаның бөтен төрен үзенә сыйдырган кырларны күреп, шаккатып кайтканнан соң, безнең Ютазы авылы гына түгел, гомумән районыбызның нурлы, ямьле булуына тагын бер кат инанасың. Шуңа күрә төзек йорт-җирләребезнең, чиста урамнарыбызның, ә иң мөһиме, мул икмәкле басуларыбызның кадерен белеп яшик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев