Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Малиновка авылыннан гаилә 30 ел тату яшәгән

Наилә апага - 80 яшь, Илдус агага - 76 яшь. Әмма әлеге мөлаем һәм күтәренке рухлы кешеләр газетабыз битләренә үзләренең яшьләре аркасында эләкмәделәр. Алар - яңа гына кавышкан пар.

Баш редактор бүлмәсенә дәште.

- Малиновка авылында яшәүче Наилә апа белән Илдус абый никахларын теркәгәннәр. Икесе дә өлкән яшьтәге кешеләр. Аларның сурәтен "Ватаным Татарстан" газетасы сорый. Ярдәм итәргә кирәк, - ди Лилия Җәүдәт кызы.

Кечкенә Малиновка авылы элек-электән үк кече торак пунктлар исәбендә йөрде. Хәзер исә йортлар саны тагын да кимегән. Ә менә табигате, мөгаен, беркайчан да гүзәллеген җуймас. Нәкъ менә шундый җирдә, минемчә, яңа гаилә коручылар яшәргә тиеш тә. Романтика! Тирә-юньдәге ап-ак көрт, кояш нурларында җемелдәгән ап-ак карлар баскан саен, синең белән серләшәләр кебек тоела.

Каршыма койрыгын болгый-болгый эт йөгереп чыкты. Кәҗә сукмагыннан атлап өйгә узам. Заманча сайдинг белән төрелгән торакның бусагасын атлап кергәндә "карт булса да, бабай замана сулышын тоеп яши", дигән уй башымнан йөгереп узса, күз алдыма бөкрәя төшкән карт килеп басты. Ялгышканмын! Шакуга ачылып киткән ишек артында мине мөлаем йөзле хатын-кыз каршы алды. Әби дип әйтергә тел әйләнми. Билләхи, Наилә ханым үзенең табигый яшеннән күпкә яшьрәк күренә. Кыенсынып кына килүемнең сәбәбен аңлатам. Әмма хуҗабикә мине үзенең баш кагып елмаюы белән рухландырып җибәрде, әмма кыенсынып кына:

- Картайган көнебездә загска бардык шул, йөрибез инде кеше көлдереп...

- Алай димәгез. Әз генә проблема туу белән дә аерылышырга ашыгучы яшьләргә менә дигән үрнәк күрсәткәнсез, - дип әңгәмәбезне дәвам итәм.

- Дөрес. Нигә әле без үз гамәлебездән оялып яшәргә тиеш!

Яшь, көр тавыш ишетелгән якка борылып карасам, күрше бүлмәдән төз бәдәнле, шактый сөйкемле... бабай чыгып килә. Юк, бабай түгел! Агай! Пөхтә итеп үстерелгән сакалы да аңа мөлаемлык кына өсти.

Илдус ага белән Наилә апа, бактың исә, утыз ел инде никах белән генә яшиләр икән. Икесенең дә беренче никахлары түгел. Олыгаеп килгәндә очрашалар һәм бер-берсенә терәк, таяныч булып яши башлыйлар. Ә инде үз мөнәсәбәтләрен күптән түгел генә законлаштыруларының үз сәбәпләре бар.

Шулай да алар аны зур шатлык итеп кабул иткәннәр. Сөенеч өстенә сөенеч - Наилә апага февраль аенда 80 яшь тулган. Тик менә сәламәтлекләре генә үзен сиздерә башлаган. Илдус абый күзләренә операцияләр ясаткан, Наилә апаны астма борчый. Шулай булуга карамастан, алар әле дә терлек тоталар, үз көннәрен үзләре күрәләр. Дөрес, кайбер хуҗалык эшләрендә туганнары, балалары ярдәмгә килә.

Менә шулай, җәмәгать, тормыш могҗизаларга бай ул. Тирә-юньдә тозсызлык, зарлану арткан, гаилә кыйммәтләре җимерелгән, тугрылык, сабырлык, мәхәббәт кебек хисләр арткы планга куелган чорда үз юлымда менә шундый матур "яшь парны" очратырмын, дип һич уйламаган идем. Ходай аларга тагын да озын һәм бәхетле гомер язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев