Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Малы булганга ярдәм булачак

Авылларда район башлыгы Р. Нуриев катнашында җыеннар башланды.

Ташкичү авыл җирлегенең Кече Урыссу авылы һәм Бәйрәкә-Тамак авыл җирлегенең Подгорный бистәсендәге җыенны җирлек башлыклары авыл халкын 2012 елда авылның социаль-икътисади торышына тулы анализ белән таныштырудан башлап җибәрделәр. Аннары район башлыгы Р. Нуриев районда узган елда башкарылган эшләр турында һәм 2013 елга билгеләнгән чаралар планы белән таныштырды. Ул авылларда халык бердәм булганда гына тормышта уңай үзгәрешләр күренәчәк, диде. Кайсы авылның шәхси хуҗалыкларында мал санын арттыру өстендә эшлиләр, шул авылларга район тарафыннан ярдәм булачак, дип ышандырды башлык.
Кече Урыссу авылында яшәүчеләрдә район үзәгеннән йөри торган автобусның я гел вакытында йөрмәве, яисә гомумән килмәве ризасызлык тудыра. Авылның фельдшерлык пунктында ике шәфкать туташы эшләү каралганмы-юкмы? Әлеге сорауга районның баш табибы Р. Фатыйхов ачыклык кертте һәм мәсьәләне уңай якка чишәрбез, дип ышандырды. Авыл җирлеге башлыгы Р. Вәлиев шәхси хуҗалыкта мал санын арттырган Хәкимовлар гаиләсенә сөт саву аппараты бүләк итте.
Кечеурыссулылардан аермалы буларак, подгорныйлыларны борчыган сораулар күп. Сукбай этләр, шулай ук урамда йөрүче мал проблемалары күтәрелде. Полициянең участок уполномоченные И. Галимов мондый очраклар киләчәктә штраф салулар белән тәмамланачак һәм әлеге "хуҗасыз" эт-малларның кемнеке булуы турында хәбәр итүләрен сорады. Бистәдәге суның чисталык дәрәҗәсе, электр энергиясенең атнага ике тапкыр яисә аннан да күбрәккә иртәдән кичкә кадәр сүндерелүе, үзәк урамга озын машиналар кермәс өчен билге куярга кирәклеген искәртүче сораулар да каралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев