Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Маяк” ширкәте башлыклары яшәүчеләр һәм район җитәкчелеге белән очрашуы узды

"Маяк" ширкәте җитәкчелегенең үзе хезмәт күрсәткән йортлар яшәүчеләре белән очрашуы узды.

Очрашу ширкәт идарәчесе Азат Фәхретдиновның отчет докладыннан башланды. Ул 2014 елда башкарылган эшләргә, агымдагы елларга планнарга җентекләп тукталды, шулай ук катнашучыларны тарифлар белән таныштырды. 2014 елда, диде Фәхретдинов, 666 телдән, 27 язма мөрәҗәгать керде, бишесе халык контроле аша, 12 мөрәҗәгатьне оешма контрольдә тота. Подъездлар ремонтланган, торбалар алыштырылган, ишегаллары төзекләндерелгән. Коммуналь хезмәтләр өчен бурычлылар белән эш алып барыла. Ревизия комиссиясе отчеты тыңланды. Алар тарафыннан ширкәтнең финанс-хуҗалык эшчәнлеге, документларны ничек тутырулары тикшерелгән. Ширкәт устав нигезендә эшли, һәр йортка паспорты бар, килешүләр буенча тәэминатчылар белән исәп-хисап вакытында ясалган. Җыелыш барышында йортларда яшәүчеләр ишегалларын капиталь ремонтлау, төзекләндерү һәм яктырту, юлларны ремонтлау, йорт подъездларын игъланнар такталары белән тәэмин итү сорауларын күтәрде. Барлык сорауларга тулы җаваплар бирелде.

Ахырда ширкәт идарәчесе һәркемнең дә йорт буенча өлкән булырга теләмәвен әйтеп узды. Безнең өчен бу вазифаны читтән беркем дә килеп үтәмәс, дип ассызыклады ул, яшәүчеләр теге яки бу сорауларны хәл итүдә үзләре катнашырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев