Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өмет кирәк

Район җитәкчелегенең акбашлылар белән очрашуында, сүз уңаенда, ул районның проблемалы авылларының берсе, халык иң актуаль һәм хәл итәргә мөмкин булган сорауларны күтәрде.

Күпчелек җирлекләр сыман, Акбаш авыл җирлеге үз эченә берничә авылны ала. Акбаш һәм Еновка исәбенә монда 500 кеше чамасы туры килә. Элек Акбаш авылы җирләрендә районның иң зур хуҗалыгы эшләде. Берничә ел элек ул банкротлыкка чыккач, эшчәнлеген туктатты. Һәм акбашлыларның күпчелек өлеше эшсез калган. Шулай да авылның социаль өлкәсе гадәти тәртиптә эшләвен дәвам итә: сәүдә, мәгариф, медицина хезмәте (монда бер фельдшер-акушерлык пункты эшли). Бүген Акбаш җирендә берничә фермер уңышлы эшчәнлек алып бара, алар кешеләрне эш һәм акча белән тәэмин итә. Узган елга отчет биргән һәм авылдашлары алдында чыгыш ясаган җирлек башлыгы Ләйлә Шаһимәрданова шулар турында сөйләде. Бөтен планлаштырылган чаралар да тормышка ашырылган диярлек. Шуңа да карамастан, урамнарның берсендә яшәүчеләр су колонкасының күзәтүчесез файдаланылуы соравын күтәрделәр. Кыш буена монда су ага, дип дәгъва белдерде бер хатын-кыз. Тагын бер "су" соравы - чишмәдә боз тыгылуы. Ике мәсьәлә дә җирлек җитәкчелеге тарафыннан хәл ителергә тиеш, дип билгеләп узды бу хакта район башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Нуриев. Соңгы сорау буенча (әгәр дә бу җирле хакимият көченнән килмәсә) район җитәкчелеге ярдәм итәчәк, дип ышандырды ул.
Тулаем алганда, акбашлылар зур проблемаларны күтәрмәде. Халык биргән сораулар күпчелектә җир пайларына кагылды. Бу уңайдан кешеләр тулы җаваплар алды. Үз чиратында, сүзне Ильяс хәзрәт Зиннәтуллин алды. Җыенга килүчеләргә мөрәҗәгатендә ул бар нәрсәдә иминлек булсын өчен ышаныч һәм өмет кирәк булуын ассызыклады. Һәм шулай ук бер-береңә карата кешелекле мөнә-сәбәт тә мөһим. Әлеге төп сыйфатлардан башка кечкенә генә күршеләр арасындагы булган мәсьәләләрне дә (мәсәлән, колонкада суны кемгә ябарга икәнен) хәл итеп булмый. Кешеләр арасындагы бары тик мәрхәмәтле, җылы мөнәсәбәтләр генә җәмгыятьтәге тискәре күренешләрдән арынырга, ышанычлы киләчәкне төзергә булышыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев