Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәгариф учреждениеләрен көзге һәм кышкы шартларда уку һәм укыту процессына хәзерлеген тикшерәләр

Яңа уку елына аяк басканчы, мәгариф учреждениеләренең көзге һәм кышкы шартларда уку һәм укыту процессына хәзерлеген тикшереп, махсус комиссия эшли.

Аның әгъзалары беренче чиратта нинди моментларга игътибар итә соң? Дәүләт янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы урынбасары эчке хезмәт капитаны Марат Бәдриев белән район мәктәпләренең берсенә кылган алдан тикшерү барышында без күп сорауга җавап алдык.

Беренче эш итеп белгеч уку йорты һәм аның территориясе торышына игътибар итте. Аерым алганда, сыйныф бүлмәләре һәм китапханәнең, спорт залы һәм медицина пунктының, бигрәк тә инфраструктура уңайлыклары кулланыла торган пищеблок һәм продуктлар саклана торган ярдәмче биналарда булганда, Бәдриев аларның янгынга каршы әсбаплар белән тәэмин ителүе, шулай ук терроризм актларына каршы саклык чаралары күрелүе алшарт булып торуын ассызыклады.

- Районның мәгариф учреждениеләрендә гадәттәгечә август аенда эшләячәк комиссия аеруча эвакуацион чыгу юлларының төзек булуын, аның башка төрле әйберләр белән киртәләп куелмавын, янгын чыккан очракта, объектның бу хакта кешеләргә хәбәр итү җайланмасы белән җиһазландырылуын, табигый ки янгынга каршы су белән тәэмин ителү, ут сүндергеч, янгын краннары, җиңсәләр кебек беренчел янгын сүндерү чаралары булу-булмавын тикшерә. Укыту һәм тәрбия бирү учреждениеләренең тышкы яктан беркетелгән баскычлары, бина түбәсендәге баскыч-стремянкалар, подвал һәм цоколь биналарындагы тәрәзәләр төзек булырга, чорма тәрәзәләре пыялаланган һәм алар ябык хәлдә торырга тиеш, - дип аңлатып узган Марат Бәдриев, уку, хезмәт һәм ял өчен бөтен кирәкле шартларны тудыру бурычы йөкләнгән мәктәпнең вазифаи затларыннан мәгариф учреждениесендә фонарь булу-булмавы белән дә кызыксынды. Электр энергиясе өзелгән очракта, бу беренче кирәк булган әйбер дип әйтеп узды ул. Белгеч мәктәп һәм балалар бакчаларында автомат янгын сигнализацияләре булырга һәм аларга хезмәт күрсәтү өчен килешү төзелергә тиешлеген дә искәртте. Һәм, әлбәттә инде, бер кочак документация.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев