Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Мәхмүт” мәчетенең имамы Ильяс хәзрәт Зиннәтуллин мөселманнарны Ураза бәйрәме белән котлады

28 июльдә Урыссу бистәсе мөселманнары бистәбездә күптән түгел файдалануга тапшырылган икенче мәчет - "Мәхмүт" мәчетенә җыелдылар.

Ураза гаете уңаеннан җыелган мәхәллә кешеләрен әлеге мәчетнең имамы Ильяс хәзрәт Зиннәтуллин котлады. Ул барысына да сәламәтлек, иман нуры, сәламәтлек теләде. Аннары хәзрәт сүзне район хакимияте вәкиле Сәгадәтулла Төхбәтуллинга бирде. Ул да барлык җыелучыларны бәйрәм белән тәбрикләде, әлеге мәчеттәге беренче гает намазының мөбарәк булуын теләде. Мәчетнең имамы Ильяс хәзрәткә дә исәнлек-саулык, армый-талмый эшләү насыйп булсын, ул - район халкын, халык аны ярата, диде чыгыш ясаучы, аңа рәхмәт белдерде. Аерым рәхмәтне мәчетне төзеткән Илдар Гәрәевка җиткерде һәм аңа, туганнарына изге теләкләрен юллады. Районыбыз - иманлы район, чөнки бистәбездә - ике мәчет, республикадагы өч кенә хатын-кызлар мәдрәсәсенең берсе бездә булуын билгеләп үтте. Төп бурычыбыз - балаларыбызны да иман юлында тәрбияләү. Район башлыгы Рөстәм Нуриев районыбызны төзекләндерүгә күп көч куя, юллар салуга миллионнарча акча сарыф ителә. Игеннәр уңуы, аеруча арышның мул уңыш бирүе билгеләнеп үтелде. Болар барысы да төбәгебезгә Аллаһы Тәгалә биргән бәрәкәт булуы ассызыкланды.

Тәкъбир әйткәннән соң, Ильяс хәзрәт үзенең бәйрәм вәгазендә сүзләрен безне юктан бар иткән, барча галәмне тәрбия кылучы Аллаһы Раббыбызга, җир йөзенә рәхмәт өчен җибәрелгән Мөхәммәд (с.г.в.) пәйгамбәргә мактау сүзләреннән башлады. Барча мөселманнарга дустанә мөнәсәбәт, гаиләләрдә тынычлык теләде. Ураза гаете - бөтен мөселман дөньясы бәйрәм иткән тантана. Көннәр эссе булмады, уразаларыбыз җиңел үтте. Биргәнгә шөкер итә белү кирәк. Шөкер итә белмәгәнгә дөньяда сугышлар чыга, низаглар барлыкка килә. Нефть-газ өчен сугышалар. Шөкерана кыла белсенннәр дип Аллаһы Тәгалә Рамазан аенда ураза тотарга кушкан. Ураза вакытында кеше үзен яхшы якка тәрбияли. Юмартлык аркасында ифтар мәҗлесләре үткәрелә, фитыр сәдакалары бирелә. Авырлыкларсыз гына яшәп булмый, бу бит җәннәт түгел. Без дөньяга сынау өчен барлыкка китерелгән. Вакытны әрәм-шәрәм итмәскә кирәк. Ул алтын бәясендә. Секундның да әһәмияте бар, моны спортчылар яхшы белә.

Аннары Ильяс хәзрәт вакыт табып бирегә килгән мөселманнарга, фитыр сәдакаларын салучыларга рәхмәт белдерде, аларга Аллаһы Тәгаләдән иминлек сорап, дога кылды. Соңыннан барысы да гает намазына басты. Ахырда барлык мөселманнар сый-нигъмәтле бәйрәм табыны артына, пылаудан авыз итәргә чакырылды. Әзерләүчеләргә, ризык пешереп алып килүчеләргә рәхмәт әйтеп, дога кылынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев