Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Минтимер Шәймиев Наина Ельцина белән очрашты

Кичә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Наина Ельцина белән очрашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Очрашуда "Б.Н.Ельцинның президент үзәге" фонды идарәсе әгъзасы, РФ Президентының элеккеге киңәшчесе Владимир Шевченко, Валентин Юмашев, Россиянең атаклы теннисчысы Анастасия Мыскина, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, "Яңарыш" фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов катнашты.

Наина Ельцина Казанга кичә иртән килде һәм, гадәттәгечә, "Ельцин Кубогы"на яшүсмер малайлар һәм кызлар арасында халыкара теннис турнирында булды: ул Казанда инде бишенче ел уздырыла. Турнирны оештыручылар - "Б.Н.Ельцинның президент үзәге" фонды, Казан теннис академиясе һәм Россиянең теннис федерациясе.

Халыкара теннис турниры быел Казан теннис академиясендә 2 марттан 8 мартка кадәр уздырыла, ярышларга исә дөньяның барлык почмакларыннан 150 дән артык спортчы килгән. 2015 елда турнирга 1нче иң югары категория бирелә, бу Россиядә мондый дәрәҗәдәге бердәнбер яшүсмерләр турниры булып тора.

Наина Ельцина турнирның җиңүчеләрен һәм финалистларны бүләкләү тантанасында катнашты. Ул теннис турнирыннан алган тәэсирләре белән уртаклашты, республика җитәкчелегенә ярышларны бик яхшы итеп оештырганнары өчен рәхмәт белдерде.
"Турнир инде бишенче ел уздырыла, бу зур түгел, ләкин шулай да, - юбилей. Ул өченче категориядән башланды һәм аз гына вакыт эчендә беренче - югары категориягә ия булды. Бу бик әйбәт! - диде Наина Ельцина. - Бу спортның матур, акыллы төре, аны популярлаштырырга кирәк", - дип ассызыклады ул.

Владимир Шевченко Казан һәм Зөя утрау-шәһәрлегенең истәлекле урыннарын караудан алган тәэсирләре белән уртаклашты.

"Искиткеч зур эш башкарылган. Кешеләр монда килергә һәм барысын да үз күзләре белән күрергә тиеш. Татарстанда булу миндә бик көчле тәэсирләр калдырды. Татарстан - безнең иң яхшы республикаларыбызның берсе һәм үзегезнең хезмәт яратуыгыз белән үрнәк күрсәтәсез. Һәм 8 март көнендә ассызыклап әйтәсем килә: бу Татарстан хатын-кызларының зур казанышы", - дип билгеләде ул.

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев