Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәктәп автобуслары безнең өчен

Үз вакытында аз комплектлы мәктәпләрне тоту максатка яраксыз дип табылды, чөнки уку йортларында укучы балаларның саны күпләп кимеде. Сыйфатлы белем алу өчен тигез шартлар тудыру йөзеннән районның кайбер мәктәпләре үзгәртелеп, төп база мәктәпләре барлыкка китерелде.

Шул сәбәпле кече торак пунктларда яшәүче балалар база мәктәпләренә йөреп укый башладылар. Бүгенге көндә районның 25 авылыннан 231 укучы йөреп укый. Җиде маршрут буенча укучыларны йөртүне муниципалитет белән төзелгән килешү нигезендә "Фривей" җаваплылыгы чикле җәмгыяте башкара. Район мәгариф бүлеге начальнигы Гүзәлия Фәхертдинова сүзләренә караганда, мәгариф бүлеге "Глонасс+112" системасына тоташу ала, бу мәктәп автобусларының маршрутларын чынбарлыкта күзәтү мөмкинлеге тудыра.
- Ягъни, бөтен мәктәп автобуслары да навигациянең спутник системасына тоташтырылган. Бу үз чиратында мәктәп автобусларының кайда йөрү мониторингын үткәрү мөмкинлеген бирә. Әгәр тизлек режимы бозылуы, расланган маршруттан тайпылуы яисә автобусны гомумән эзләп табу мөмкин булмаса, ашыгыч рәвештә чаралар күрү мөмкинлеге туа. Уку елы башланыр алдыннан район мәктәпләрендә автобуслар белән идарә итүчеләр составы юл инспекциясендәге мәгълүматлар белән чагыштырылды, балаларны йөрткәндә юл хәрәкәте иминлеге өчен җаваплы кешеләр билгеләнде, юлларны тиешле хәлгә китерүне оештыру өчен мәктәп маршрутларын күзәтү оештырылды. Бу, нигездә, юл билгеләре куюга, автобуслар борылып чыксын өчен мәйданчыкларны киңәйтүгә, чокырларны ямауга кагылды. Бу эшләр Ютазы, Алма-Ата, Димтамак, Тарлау, Кече Урыссу, Ташкичү, Байлар авылларында башкарылды, - дип сүзен йомгаклады Фәхертдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев