Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәктәп тормышында күңелле көн

Узган шимбәдә Ютазы мәктәбе үзенең юбилеен - уку йортының урта гомуми белем бирү статусы алуга 75 ел тулган көнен бәйрәм итте.

Шуны әйтергә кирәк, мәктәпнең моңа охшаш юбилейлы даталары - гадәти күренеш, коллектив аларны һәр биш ел саен билгеләп үтә. Бәйрәмгә укытучылар да, укучылар да метекләп әзерләнәләр. Шуңа күрә зур осталык белән төзелгән концерт программасы кичә кунаклары һәм чыгарылышчылар чыгышлары белән үрелеп барды. Район башлыгы Рөстәм Нуриев һәм шәхсән үз исеменнән коллективны түгәрәк даталары белән мәгариф бүлеге начальнигы Сергей Абрамов тәбрик итте һәм районның тантана уңаеннан 30 пар тимераяк бүләк итүен хәбәр итте. Ютазы авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Хәкимова да изге теләкләрен җиткерде. Сүз уңаенда, ул 40 ел элек мәктәпне тәмамлаган укучыларның берсе булып чыкты. Бу көнне тантанага мәктәп парталары артыннан 10, 20, 30 һәм 40 ел элек чыккан укучылар чакырылган иде. Аларның һәрберсе сәхнәгә күтәрелде, үз тәэсирләре һәм хатирәләре белән уртаклашты.
Тантанада педагогларны да хөрмәтләделәр. Әйтик, Ютазы район советының мактау грамотасы белән тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Резеда Ганиева, хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары Рәсимә Гәрәева билгеләнделәр. Район башлыгының рәхмәт хаты педагог-оештыручы Гөлназ Гәрәевага тапшырылды. Тарих укытучысы Севара Лукашина, секретарь-машинист Альбина Абдуллина, китапханәче Аделина Ямалетдинова "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлегенең рәхмәт хатларын кабул иттеләр.
Кичә уңышлы килеп чыкты. Зур канәгатьлек алган кунаклар рәхмәтләрен генә белдереп калмадылар, алда булачак чыгарылыш кичәләрендә янәдән очрашырга өмет тә багладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев