Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Наркотиклар әйләнеше – контрольдә

Иң яшь хокук саклау структураларының берсе - Россия Федерациясенең наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча Федераль хезмәте 11 мартта үзенең унъеллыгын билгеләп үтте.

Безнең республикада наркоконтроль органы эшчәнлеге ТР Президенты Р. Миңнеханов рәислегендәге республиканың наркотикларга каршы комиссиясе белән тыгыз элемтәдә тормышка ашырыла. Бу елларда зур эш башкарылды. Мәсәлән, наркоконтроль наркополицейскийлары тарафыннан ун ел эчендә 13 000 нән артык җинаять ачыкланды, шуларның өчтән икесе авыр һәм аеруча авыр. Алты меңнән артык җинаятьче, шул исәптән, җинаятьче төркемнәрнең һәм наркоберләшмәләрнең 1400 оештыручысы һәм актив катнашучысы лаеклы җәза алдылар. Татарстанның Наркоконтроль идарәсе тарафыннан 4,5 тонна наркотик чара алынды, шуларның 1,5 тоннасы - соңгы ике елда. 2008 елда Казахстаннан Татарстанга наркотиклар белән тәэмин итү каналларын ябу буенча махсус операция нәтиҗәсендә марихуананың биниһая зур партиясе кулга төшерелде. 2012 елда наркодилерлар тарафыннан азык мәге төрендә сатылучы берничә тонна мәк саламы белән тәэмин итү каналы ликвидацияләнде. Соңгы шау-шулы эшләрнең берсе - республика һәм Идел буе тарихында иң зурысы булган Әфганстаннан Казахстан аша Татарстанга һәм Россиянең башка төбәкләренә героин кертүнең контрабанда каналын ябу.
Ун ел дәвамында Идарәлекнең министрлыклар һәм ведомстволар белән бердәм эшләве кысаларында егерме меңнән артык наркотикларга каршы чара үткәрелде. Наркотикларга каршы сәясәтне тормышка ашырганда, ТР буенча Россия Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча идарә каршында эшләүче Иҗтимагый советның да ролен киметергә ярамый. Мониторинг нәтиҗәләре профилактик, хокук саклау һәм медицина чараларының республикадагы наркотик вәзгыятьне тотрыкландырырга ярдәм итүләре турында сөйли. Мәсәлән, наркотикларга бәйле булганнар саны елга 1-2 проценттан артмый, ун ел элек әлеге күрсәткеч 32 процент тәшкил иткьн иде. Диспансер учетында торучылар саны кимеде, наркотикларны артык дозада кулланудан үлүчеләр саны азая. Наркотикларга бәйле кешеләргә ярдәм күрсәтүнең республикада булдырылган күп этаплы системасы федераль дәрәҗәдә иң нәтиҗәлеләрнең берсе дип табылды. Аны тормышка ашыруда дәүләт, коммерцияле булмаган һәм дини оешмалар катнаша.
Әмма тынычланырга иртә әле. Наркомания социаль проблема булып тора, аны чишүдә төрле дәрәҗәдәге башкарма власть һәм закон чыгару власте, медицина хезмәткәрләре, иҗтимагый оешмалар һәм гражданнар үзләре катнашырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X