Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Наркотикларга каршы комиссия наркоманиягә каршы көрәше буенча эшенә нәтиҗә ясалды

Узган ел ахырында үткән наркотикларга каршы комиссия утырышында район хезмәтләренең наркоманиягә каршы көрәше буенча эшенә нәтиҗә ясалды.

Урыссу хастаханәсе табиб-наркологы Нина Аськаева комиссия әгъзаларын укучыларның наркотик һәм психотроп матдәләр кулланулары предметына аларны профилактик тикшерү нәтиҗәләре белән таныштырды. Аның мәгълүматы буенча, быел аерым игътибар балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиядә учетта торган үсмерләргә һәм авыл укучыларына ясалган. Тикшерелүчеләр арасында наркотиклар кулланучылар ачыкланмаган.

Уку учреждениеләрендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, наркотиклар куллану, күзәтүчесезлек, балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү һәм әти-әниләр белән наркотикларга каршы эш алып бару турында мәгариф бүлеге начальнигы Гүзәлия Фәхеретдинова чыгыш ясады. Мәктәпләрдә, аның сүзләре буенча, спорт-масса чаралары үткәрелә, укучыларга һәм педагогларга медицина тикшерүләре, хокук бозулар прфилактикасы буенча лекцияләр һәм күп кенә башка чаралар уздырыла. Әмма куркыныч төркем балалары артуын дәвам итә. Мәктәпләр аларны даими контрольдә тота.

Оператив эш буенча полиция начальнигы урынбасары Марат Нурсәитов райондагы нарковәзгыять һәм «Мәк» операциясен үткәрү нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирде. Узган елда, аның мәгълүматлары буенча, районда законсыз наркотиклар әйләнеше белән бәйле 8 җинаять кылынган, җинаять җаваплылыгына 8 кеше җәлеп ителгән. Гомумән алганда, ел дәвамында республикада җинаятьчеләрдән 10 килограмм гашиш алынган, шуларның 8е - безнең хокук саклау органнары катнашында. "Кара" базардан алынган наркотиклар бәясенең суммасы 9 миллион сумга якын тәшкил итә. Районны наркотиклар белән төп тәэмин итүчеләр булып күрше республика тора.

"SMS-балалар" республика проектын тормышка ашыручы "Яңа көн" отряды эшчәнлеге турында Урыссу гимназиясе директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Зилә Гарифуллина сөйләде. Отряд эше тәмәке тартуга бәйлелекне һәм наркотиклар куллануны кисәтүгә, психоактив матдәләрне беренче тапкыр куллануга юл куйган балаларны киметүгә юнәлтелгән. Мөстәкыйль балалар үзләренең һәм якыннарының сәламәтлегенә сакчыл мөнәсәбәттә булырга, актив яшәү рәвеше алып барырга, мохтаҗларга ярдәм итәргә вәгъдә бирәләр. Алар тарафыннан үткәрелгән акцияләр максатының берсе булып бистәдә яшәүчеләрне наркомания проблемасына җәлеп итү тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев