Ни өчен юлларда күлләвекләр?
Безнең корреспондент Р. Әхмәдиеваның Урыссу бистәсе юлларында кар суының җыелуы турындагы соравына "Төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча Урыссу предприятиесе" МУП директоры Феликс Камаев җавап бирә.
Урыссуның 1 санлы мәктәбе һәм мәчет янындагы юл участоклары район үзәгендәге иң проблемалы участокларга әверелделәр. Монда - түбән урын, су көн саен суыртыла. Әмма, явым-төшемнәр, кыш дәвамында язны һәм кояшны зарыгып көткән сыман, үзенекен итә: шул ук Урыссу урамыннан кар сулары агып төшүен дәвам итә. Суның җыелуына яңгыр суы канализацияләренең барсының да гамәлдә булмавы (искеләре, эшләмәгәннәре дә бар) да тәэсир итә. Аларны яңарту - якын киләчәктәге планнарда. Сүз уңаенда, карсыз кыш безнең хезмәткә ярдәм итте. Янга калган акчаларга һәм, әлбәттә, район ярдәме белән, ГАЗ-3309 автомобиле сатып алдык. Бу - кыйммәтле техника, һәм, һичшиксез, ул безнең хезмәтне, мәсәлән, шул ук карт тупылларны кискәндә, җиңеләйтәчәк. Планнарда - район буенча 1000 тупылны кисү тора, шуларның яртысы - Урыссу бистәсендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев