Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әниләргә балалар бакчасы кирәк

Хәбәрчебез Роза Искәндәрнең мәгълүмати-методик үзәкнең мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты Валентина Орехова белән әңгәмәсендә газета укучыларыбыз тарафыннан еш бирелгән сораулар яктыртылды.

- Валентина Ивановна, баланы балалар бакчасына билгеләгәндә, аның яше ни өчен 1 сентябрь торышына исәпләнелә?
- Бу балалар бакчаларында нәкъ менә сентябрь башында, балалар укырга керүгә бәйле, урыннар бушау белән аңлатыла.
- Әйтик, баланы теләгән учреждениегә урнаштыру мөмкин түгел.
- Муниципаль һәм дәүләт хезмәтләре порталы аша балалар бакчасына исәпкә куюга гариза биргәндә "Предлагать другие детские сады" дигән урын бар. Әти-әниләр "да" яки "нет" җавапларын күрсәтеп, мөстәкыйль рәвештә үз теләкләрен белдерә алалар. Әгәр "Предлагать другие детские сады" дигән урын янында "нет" сайланган икән, урын бары әти-әниләр гаризасында күрсәтелгән балалар бакчасыннан гына тәкъдим ителәчәк. Ә инде "Предлагать другие детские сады" кырында "да" сайланса, теләгән балалар бакчасында урын булмаган очракта, башка балалар бакчасы тәкъдим ителәчәк. Бу урын әти-әниләрне канәгатьләндермәсә, алар баш тарта ала. Әлеге очракта балалар бакчасына язылу чираты шулай ук саклана.
- Ни сәбәпле чират кайчак түбәнгә күчә?
- Мондый хәл булырга мөмкин, бу чиратка ташламага ия бала исәпкә куелу, яшәү урынын алыштыруга бәйле балалар бакчасын да үзгәрткән, һәм чиратка куелу вакыты иртәрәк булган бала өстәлү кебек очраклар. Күчү урыны бер муниципаль район эчендә булганда, хакимиятнең вәкаләтле органы карары нигезендә, гариза бирү датасы үзгәрми. Чират югарыга күтәрелгән очраклар да була. Мисал өчен, күрсәтелгән балалар бакчасы чиратыннан берәр бала китсә, әйтик, бала башка балалар бакчасыннан урын алган, яки гариза бирүче әлеге хезмәттән баш тартырга уйлаган очракта. 1 июньнән 31 августка кадәр балалар бакчаларын массакүләм комплектлаштыру үткәрелә. Шунлыктан бу чорда да чиратта үзгәрешләр булырга мөмкин.
- Баланы бер мәктәпкәчә учреждениедән икенчесенә күчерү турында берничә сүз әйтсәгез иде.
- Гамәлдәге административ регламент нигезендә баланы бер бакчадан икенчегә күчерү гомуми чират тәртибендә башкарыла.
- Ә бер муниципаль берәмлектән икенчесенә күчкәндә эш ничегрәк куелган?
- Шул ук муниципаль хезмәт күрсәтү административ регламентына ярашлы, бер муниципаль берәмлектән икенчесенә күчкәндә чират сакланмый. Әти-әниләргә тиешле гариза белән баланың яңа яшәү урыны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
- Нилектән Порталда "Не существует" дигән статус барлыкка килә?
- Әлеге статус бала чиратта юк дигәнне аңлатмый. Әлбәттә, әти-әниләр тарафыннан үз балаларын исәпкә куюга гариза тапшырылган очракта. Бәлки гариза биргәндә мәгариф бүлегендә баланың туу турындагы таныклыгы реквизитлары кертелмәгән яки дөрес кертелмәгән булырга мөмкин. Шулай булса да, бала чиратта бар. Мондый очракларны төзәтү һәм алга таба Портал аша чират торышы турында мәгълүмат алу мөмкинлеге бирү өчен чиратны тикшерү мөрәҗәгате формасы булдырылган. Тиешле битне тулысынча тутырырга һәм "Отправить" дигәнгә басарга кирәк. Әлеге мәгълүмат мәгариф бүлегенә тапшырылачак һәм гаризага җитмәгән күрсәткечләр өстәләчәк. Аннары чиратны баланың туу турындагы таныклыгы сериясе һәм номеры буенча бик җиңел генә тикшерергә мөмкин булачак. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, әлеге мөрәҗәгать формасы күрсәтелгән очрак өчен генә (Порталда чират торышы статусы "Не существует") булдырылган һәм гаризаның башка мәгълуматларын, мисал өчен, гаризада балалар бакчасын яки башка күрсәткечне үзгәртү мөмкинлеге өчен түгел. "Не существует" статусын аңлатуны сорап мәгариф бүлегенә дә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев