Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әнисен пычак белән куркытып, акчасын талап алган

86 яшьлек әнисеннән акча талаган 56 яшьлек ир-атны полиция тоткарлаган.

Эчәргә яратучы ир-ат тагын спиртлы эчемлекләр алырга дип әнисеннән акча сораган. Әнисе аңа акча бирүдән баш тарткач, ул аның муенына пычак тери һәм үтерү белән яный. Кирәкле акчасын алган ир-ат фатирдан чыгып китә. Ана тиз генә полициягә шалтырата. Түбән Каманың патруль-пост хезмәтенекеләр ике сәгатьтән соң аны тоткарлый. Ул элек тә законсыз наркотик матдәләр алганы һәм саклаганы өчен җинаять җаваплылыгына тартылган була, дип хәбәр итә "Әлмәт таңнары" басмасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев