Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Һөнәр” иншалар һәм рәсемнәр конкурсы уздырыла

Россиянең 2019 елда Казанда "WorldSkills Competition" эшче һөнәрләр чемпионаты финалын үткәрү хокукына гариза бирүе кампаниясе кысаларында 10 марттан 24 апрельгә кадәр "Һөнәр" иншалар һәм рәсемнәр конкурсы уздырыла. Иҗади эшләр 10 марттан 3 апрельгә кадәр кабул ителә.

Конкурс эшче һөнәрләрнең үзенчәлеген һәм аларның киләчәктәге перспективаларын ачып бирүгә юнәлтелгән. Бәйгедә Россия мәктәпләренең 7-9нчы сыйныф укучылары һәм урта һөнәри белем бирү йортлары студентлары катнаша ала. Иҗади эшләрне 10 марттан 3 апрельгә кадәр worldskillsrussia.org сайтының әлеге конкурс турындагы махсус сәхифәсенә җибәрергә кирәк. Конкурс комиссиясе аларны 3-24 апрельдә бәяләячәк. Катнашучыларга "Хыялымдагы һөнәр", "Һөнәрилек: осталык, уңыш яки илһам?", "Эшче һөнәре: фантастика чигендәге киләчәк" темалары тәкъдим ителә.

Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылачак һәм үз эшләрен августта Бразилиянең Сан-Паулу шәһәрендә уздырылачак WorldSkills Competition-2015 чемпионатында Россиянең заявка делегациясе составында тәкъдим итү мөмкинлеге тудырылачак, диелә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат белән worldskillsrussia.org сайтында танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев