Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һөнәрләрен камил беләләр

Үз эшчәнлегенең озак еллары дәвамында тимер юл станциясенең бәхетсез вакыйгаларга һәм очракларга юл куйганы юк.

Станция җитәкчесе Ф. Хәмидуллин ассызыклавынча, бу - күпьеллык эш тәҗрибәсе, башкару дисциплинасы булган, үз һөнәрләрен камиллектә белгән эшчеләргә бәйле. Билгеләнеше буенча Урыссу станциясе - йөк ташу станциясе булып тора һәм Түбән Кама тимер юл станцияләрен оештыру үзәге составына керә, ул, үз чиратында, "Россия тимер юллары" ААҖ филиалының структур бүлекчәсе - Куйбышев хәрәкәт белән идарә итү үзәк дирекциясе составындагы оешма. Менә шундый система. Поездларның һәм маневр эшенең, эшчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлыгы, йөкләрнең һәм хәрәкәт составының сакланганлыгы, тирә-юньдәге табигать мохитенә - станциянең үз бинасына һәм аның территориясенә сакчыл мөнәсәбәт - бу станциягә таләпләрнең тулы булмаган исемлеге. Соңгы вакытта террорчылыкка каршы эшчәнлеккә дә җитди игътибар бирелә.
Станция йөк ташу юнәлеше буенча эшли: агымдагы елның җиде аенда биредә 1158 вагон, 70 895 тонна йөк төяп озатылган, 1145 вагон бушатылган, бу планга карата 112 процент тәшкил итә. Станция җитәкчелеге коллективны яхшы яктан гына характерлый, һәркемнең мактау сүзләренә генә лаек булуына басым ясый. Алар арасында - әлеге өлкәдә 30 елдан артык хезмәт куйган тимер юл агенты Ф. Абалина, үзәкләштерү посты операторы Н. Тарасова, станция начальнигы урынбасары Н. Тимошина, Исмәт станциясе буенча кизү торучы Т. Тимошина. Тәҗрибәле хезмәткәрләр белән беррәттән, биредә өлкән буын вәкилләре тәҗрибәсен һәм белемен кабул итеп алган яшьләр дә хезмәт куя. Үз хезмәт династияләре дә бар - Хәмидуллиннар, Зыятдиновлар, Таҗетдиновлар, Тимошиннар, Абалиннар һәм Дәүләтгәрәевлар гаиләләре. Кыскасы, һәр производство, һәр эшчәнлек артында кешеләр тора. Ә алар Урыссу тимер юл станциясендә тоткарлыксыз эшли беләләр - эсседә дә, салкында да, ачы җилдә дә, буранда да хезмәт урыннарында калалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев